Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә кул куелган «Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы мәсьәләләре» 315 номерлы карарына үзгәрешләр кертү турында

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫ

2018 елның 11 июлендә кул куелган 562 номерлы

КАРАР

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ МИНИСТРЛАР КАБИНЕТЫНЫҢ 2005 ЕЛНЫҢ 6 ИЮЛЕНДӘ КУЛ КУЕЛГАН «ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ЯШЬЛӘР ЭШЛӘРЕ ҺӘМ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ» 315 НОМЕРЛЫ КАРАРЫНА ҮЗГӘРЕШЛӘР КЕРТҮ ТУРЫНДА

 

 

Татарстан Республикасы Президентының 2018 елның 22 июнендә кул куелган УП-454 номерлы «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын үзгәртеп кору турында» Указын үтәү максатында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карар чыгара:

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 6 июлендә кул куелган «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы мәсьәләләре» (Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының түбәндәге карарлары нигезендә кертелгән үзгәрешләр белән: 2005 елның 29 декабреннән № 663, 2006 елның 2 маеннан N 216, 2008 елның 27 июненнән N 449, 2009 елның 13 июленнән N 491, 2010 елның 11 июненнән N 465, 2010 елның 10 декабреннән N 1035, 2010 елның 17 декабреннән N 1078, 2011 елның 29 августыннан N 724, 2011 елның 29 августыннан N 726, 2012 елның 8 сентябреннән N 761, 2013 елның 19 мартыннан N 190, 2014 елның 1 февраленнән N 54, 2014 елның 11 мартыннан N 150, 2014 елның 16 маеннан N 325, 2014 елның 26 декабреннән N 1042, 2015 елның 30 июненнән N 472, 2016 елның 13 маеннан N 301, 2016 елның 22 октябреннән N 769, 2016 елның 30 ноябреннән N 880, 2017 елның 22 маеннан N 295, 2018 елның 9 апреленнән N 223) 315 номерлы карарына түбәндәге үзгәрешләр кертергә:

карар атамасын түбәндәге редакциядә язарга:

«Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы мәсьәләләре»;

1 нче пунктта «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына» сүзләрен «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына» сүзләре белән алыштырырга;

2 нче пунктны түбәндәге редакциядә язарга:

«2. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы хезмәткәрләренең чик санын вазыйфаи окладлар буенча 1 133,5 мең сум күләмле айлык хезмәт хакы түләү фонды булган 51 берәмлек дип билгеләргә»;

3 нче пунктта «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына» сүзләрен «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына» сүзләре белән алыштырырга;

4-8 нче пунктларны гамәлдән чыккан дип санарга;

10 нчы пунктта «Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы» сүзләрен «Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы» сүзләре белән алыштырырга;

әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы турындагы нигезләмәне яңа редакциядә язарга (теркәлә);

әлеге карар белән расланган Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы төзелешен яңа редакциядә (теркәлә) язарга. 

 

 

Татарстан Республикасы

Премьер-министры

А.В.ПЕСОШИН

 

 

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

2005 елның 6 июлендә кабул ителгән

 315 номерлы карары белән расланган

(Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

2018 елның 11 июлендә кабул ителгән

 562 номерлы карары редакциясендә)

 

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ ТУРЫНДА

НИГЕЗЛӘМӘ

  1. ГОМУМИ НИГЕЗЛӘМӘЛӘР

 

1.1. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы (алга таба – Министрлык) Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсен һәм эшчәнлеген тормышка ашыра торган башкарма органы.

1.2. Министрлык үз компетенциясе кысаларында әлеге Нигезләмәгә кушымта буенча эшчәнлек төрләре буенча оештыру-хокукый формаларына бәйле булмаган хәлдә оешмалар белән хезмәттәшлекне тормышка ашыра.

1.3. Министрлык үз эшчәнлегендә Россия Федерациясе Конституциясе, федераль законнар, Россия Федерациясе Президенты указлары һәм күрсәтмәләре, Россия Федерациясе Хөкүмәте карарлары һәм күрсәтмәләре, Татарстан Республикасы Конституциясе, Татарстан Республикасы  законнары, Татарстан Республикасы Президенты указлары һәм күрсәтмәләре, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарлары һәм күрсәтмәләре, шулай ук әлеге Нигезләмәне кулланып эш итә.   

1.4. Министрлык үз компетенциясе чикләрендәге эшчәнлеген башкарма хакимиятнең федераль органнары, Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлектә тормышка ашыра.

1.5. Министрлык юридик зат булып тора, аның мөстәкыйль балансы, банк учреждениеләрендә билгеләнгән тәртиптә ачылган исәп-хисап счеты һәм башка счетлары, Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә үзенең атамасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гербы сурәте булган мөһере, үзенең эшчәнлеген тормышка ашыру өчен зарури булган башка мөһерләре, штамплары һәм бланклары  бар.

1.6. Министрлыкның урнашу урыны (юридик адресы): 420107, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 йорт.

 

  1. МИНИСТРЛЫКНЫҢ БУРЫЧЛАРЫ

 

Министрлыкның төп бурычлары булып түбәндәгеләр тора:

массакүләм физик культураны үстерү һәм сәламәт яшәү рәвеше булдыру максатларында республика халкына физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен кирәкле шартларны булдыруга булышлык күрсәтү;       

югары казанышлар спортын үстерү.

 

3. МИНИСТРЛЫКНЫҢ ФУНКЦИЯЛӘРЕ

 

3.1. Министрлык түбәндәге төп функцияләрне тормышка ашыру өчен җаваплы булып тора:

физкультура һәм спорт өлкәсендә идарә (04.04 <*>) <1>, шул исәптән:

--------------------------------

<1> Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2006 елның 2 маеннан 220 номерлы «Татарстан Республикасы Башкарма хакимияте органнары функцияләренең кодификаторын раслау турында» карары тарафыннан расланган Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының функцияләре кодификаторы.

 

физик культура һәм спорт учреждениеләре инфраструктурасын үстерү өлкәсендә көйләү (04.04.01 <*>);

физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт-массакүләм чаралары, шул исәптән республика һәм муниципальара, белән идарә итү, бөтенроссия һәм халыкара спорт ярышлары һәм укыту-тренировка җыеннары  оештыру белән идарә итү (04.04.02 <*>);

Татарстан Республикасы спорт җыелма командаларын әзерләүне һәм аларның ярышларда чыгыш ясауларын билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү  (04.04.03 <*>).

3.2. Министрлык үз компетенциясе чикләрендә хезмәттәшлек итә:

түбәндәге функцияләрне тормышка ашырган вакытта Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы  белән:

социаль-икътисадый программалаштыру (01.01 <*>);

инвестицион эшчәнлекне дәүләт тарафыннан көйләү (01.10 <*>);

инновацияле эшчәнлекне үстерү белән идарә итү (01.11 <*>);

Татарстан Республикасы ведомство дәүләт мәгълүмати ресурсларын булдыру белән идарә итү (01.15.01.2 <*>);

түбәндәге функцияләрне тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы белән:

бюджет процессы белән идарә итү (Татарстан Республикасы бюджеты һәм дәүләт бюджетныкы булмаган фондлары) (01.02.1 <*>);

бюджетара мөнәсәбәтләрне көйләү (01.02.3 <*>);

Татарстан Республикасы милкендә булган күчемсез милектән (биналар, корылмалар), транспорт, җиһазлар, мәдәни мирас объектларыннан файдалану белән идарә итү функцияләрен тормышка ашырганда Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы белән (01.07.01 <*>);

энергия һәм ресурсларны саклау белән идарә итү функцияләрен тормышка ашырганда Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән (01.14 <*>);

түбәндәге функцияләрне тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән:

Татарстан Республикасы милкендә булган мәдәни мирас объектларын саклау, файдалану һәм популярлаштыру (04.03.03 <*>);

республика өчен әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклау (04.03.04 <*>);

федераль милектә булган мәдәни мирас объектларын билгеләнгән тәртиптә саклау, файдалану һәм популярлаштыруны һәм федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектларын дәүләт тарафыннан саклауны тәэмин итү (04.03.05 <*>);

федераль милектә булган мәдәни мирас объектларын федераль бюджеттан субвенцияләр хисабына саклау, файдалану һәм популярлаштыру белән идарә итү (04.04.06 <*>);

федераль әһәмияткә ия булган мәдәни мирас объектларын федераль бюджеттан субвенцияләр хисабына бирелгән вәкаләтләре чикләрендә дәүләт тарафыннан саклау (04.03.07 <*>);

түбәндәге функцияләрне тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән:

Татарстан Республикасы карамагында булган оешмаларда балаларга өстәмә белем бирү буенча эшчәнлек белән идарә итү (04.05.01.4 <*>);

билгеләнгән тәртиптә урта һөнәри белем бирү (федераль белем бирү оешмаларында ала торган белем алудан тыш) белән идарә итү  (04.05.06 <*>);

балигъ булмаган балаларның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларын кисәтү белән идарә итү функцияләрне тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Республика балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссиясе белән (04.06.03 <*>);

түбәндәге функцияләрне тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы белән:

хезмәткә түләүне, хезмәт мөнәсәбәтләрен, турыдан-туры хезмәт белән бәйле мөнәсәбәтләрне көйләү (01.13.01 <*>);

хезмәтне саклау белән идарә итү (01.13.02 <*>);

түбәндәге функцияләрне тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы белән:

Татарстан Республикасы территориаль планлаштыру схемасын әзерләүне тәэмин итү (01.05.01.01 <*>);

территорияне планлаштыру буенча документацияне әзерләүне тәэмин итү (01.05.02 <*>);

шәһәр төзелеше проектлаштыруының региональ нормативларын әзерләүне тәэмин итү (01.05.03 <*>);

Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системаларын үстерү белән идарә итү функцияләрен тормышка ашырганда (дәүләт мәгълүмати ресурсларын булдыру белән идарә итүдән тыш) Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән (01.15.02 <*>);

Татарстан Республикасы янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү белән идарә итү функциясен тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр буенча министрлыгы белән: (02.01.03 <*>);

түбәндәге функцияләрне тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы белән:

Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының нормалар билгеләү эшчәнлеген координацияләү (шул исәптән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектларының федераль законнарга һәм Татарстан Республикасы законнарына туры килүен тикшерү) (02.04.01 <*>);

башкарма хакимиятнең республика органнарының норматив хокукый актларын дәүләт теркәве (02.04.03 <*>);

дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә идарә итү функциясен тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы белән (04.07 <*>);

архив эше белән идарә итү функциясен тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Архив эше буенча дәүләт комитеты белән (01.15.03 <*>);

социаль-икътисадый мониторинг нәтиҗәләре буенча дәүләт мәгълүмати ресурсларын булдыру белән идарә итү функциясен тормышка ашыру вакытында Татарстан Республикасы Социаль-икътисадый мониторинг комитеты белән (01.15.01.1 <*>).

3.3. Министрлык әлеге Нигезләмәнең 3.1, 3.2 пунктлары буенча түбәндәге вәкаләтләне тормышка ашыра:

физик культура һәм спортны үстерүне комплекслы анализлау һәм фаразлауны оештыру;

физик культура һәм спортны үстерү өлешендә дәүләт социаль-икътисадый сәясәтен эшләү һәм тормышка ашыруда катнашу, шул исәптән физик культура һәм спортны үстерүнең стратегиясен һәм концепцияләрен эшләү;

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән берлектә физик культура һәм спорт өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт программаларын эшләү һәм тормышка ашыру;

спорт инфраструктурасын үстерүдә катнашу, физкультура-спорт оешмалары эшчәнлеген камилләштерү;

дәүләт учреждениеләренең матди-техник базасын үстерүне тәэмин итү;

дәүләт хаҗәтләрен тәэмин итү өчен товарлар, хезмәтләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алуны булдыру;

дәүләт учреждениеләре биналары һәм корылмаларын капиталь төзүгә, реконструкцияләү һәм ремонтлауга заказ булдыру, «Физкультура һәм спорт» тармагы буенча республика инвестиция программаларын булдыруда катнашу;

физкультура-сәламәтләндерү һәм массакүләм спорт чараларының календарь планнарын эшләү һәм үтәлешен оештыру;

планлаштырыла торган елга Татарстан Республикасы бюджеты турындагы законы проектын эшләүдә катнашу;

физик культура һәм спорт өлкәсендә чараларны тормышка ашыруга бюджет чыганакларыннан финанс чаралары белән идарә итү;

Министрлыкның, шулай ук аның карамагында булган учреждениеләрнең бюджет эшчәнлеге буенча бухгалтерлык һәм статистик хисапларны билгеләнгән вакытта тапшыру;

Министрлык эшчәнлеген хокукый яктан тәэмин итү, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының физкультура һәм спорт өлкәсендә законнарын камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү һәм аларны билгеләнгән тәртиптә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертү, аларның тормышка ашырылуын тикшерүне тәэмин итү; 

дәүләт спорт корылмаларын нәтиҗәле һәм рациональ файдалануны тикшерүне оештыру;

Министрлык карамагындагы гомуми белем бирү учреждениеләрендә гомуми белем бирүнең дәүләт стандартын тормышка ашыру өлкәсендә («физкультура һәм спорт» эшчәнлеге төре буенча балаларның өстәмә белем бирү учреждениеләре өлешендә) гражданнарның һәркем алырлык һәм бушлай гомуми белем алуга хокукларының дәүләт гарантияләрен тәэмин итү буенча җирле үзидарә органнары тарафыннан дәүләт вәкаләтләрен тормышка ашыруга дәүләт тикшерүе; 

физик культура һәм спорт өлкәсендә дәүләт социаль нормаларын, нормативлар һәм стандартларны эшләүдә катнашу һәм аларның үтәлешен тикшерүне оештыру;

физкультура һәм спорт өлкәсендә статистик исәп-хисап һәм хисаплылыкны камилләштерү буенча тәкъдимнәр эшләү;

физкультура һәм спорт өлкәсендә эшчәнлекне фәнни, аналитик һәм методик тәэмин итү системасын оештыру һәм камилләштерү;

аттестацияләү уздыру тәртибен билгеләү, физкультура һәм спорт өлкәсендә махсуслаша торган кадрларны әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификациясен күтәрүне тәэмин итү;

физкультура һәм спорт мәсьәләләре буенча һәр граждан өчен аңлаешлы мәгълүмати ресурслар булдыруга булышлык күрсәтү;

физкультура һәм спорт өлкәсендә мәгълүмати һәм нәшриятчылык эшчәнлеген тормышка ашыру;

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты кушуы буенча Россия һәм халыкара спорт оешмаларында аның интересларын тәкъдим итү;

гражданнарның Министрлык карамагында булган тәкъдимнәрен, гариза һәм шикаятьләрен законнар тарафыннан билгеләнгән вакытларда карау;

физкультура һәм спорт өлкәсендә халыкара һәм регионара хезмәттәшлекне оештыру һәм үстерү;

иҗтимагый спорт берләшмәләре эшчәнлегенә һәм аларның инициативаларына ярдәм күрсәтү, Министрлык бурычларын тормышка ашыруда үзара хезмәттәшлекне оештыру;

муниципаль үсеш фондыннан, социаль чыгымнарны финанслауда катнашу фондыннан субсидияләрне җирле бюджетларның файдалануының нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары турында җирле үзидарә органнары белән килешүләрне әзерләүне тәэмин итү һәм төзү;

рәсми республика һәм муниципальара физкультура-сәламәтләндерү һәм  спорт чараларын үткәрү;  

Министрлыкның, эшчәнлекләре Министрлык эшчәнлеге белән бәйле булган яисә аның карамагында булган оешмаларның мобилизацион әзерлеген һәм мобилизацияләүне ештыру һәм тәэмин итү, шулай ук әлеге чараларны методик тәэмин итүне тормышка ашыру;

Министрлык карамагындагы учреждениеләр булып торган  заказчылар өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт хаҗәтләре өчен үзәкләштерелгән сатып алына торган товарлар, заказ бирә торган хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләрнең детальләштерелгән исемлеге буенча заказлар урнаштырудан тыш,  заказлар урнаштыру буенча функцияләрне тормышка ашыруга вәкаләтле орган булып тора;

электрон мәйданчык операторына дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар белән тәэмин итү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру өлкәсендә федераль законнар буенча вәкаләтле орган исеменнән эшләргә хокукы булган затның электрон имзасы белән имзаланган, заказчы кул куйган контракт күчермәсен җибәрү;

үз компетенциясе буенча башкарма хакимиятнең федераль органнары, Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары, башка Россия һәм чит ил органнары һәм оешмалары белән төзелгән договорлар, килешүләр һәм ачык-хокукый характердагы башка актларның реестрын алып бара;

ел саен, 1 февральгә Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча махсус дәүләт органына коррупциягә каршы сәясәт чараларын тормышка ашыру турында хисап бирә;

үз карамагында булган Татарстан Республикасының дәүләт казна, бюджет һәм автоном учреждениеләренең (алга таба – учреждениеләр) оештыручысы функцияләрен һәм вәкаләтләрен тормышка ашыра, шул исәптән:   

учреждениеләрне булдыру, үзгәртеп оештыру, тибын үзгәртү һәм юкка чыгару турында карарлар проектларын әзерли, аларның уставларын раслый һәм үзгәрешләр кертә;

учреждениеләргә уставында каралган эшчәнлекнең төп төрләре буенча юридик һәм физик затларга учреждение дәүләт хезмәте күрсәтүгә (эшләр башкаруга) дәүләт бурычын формалаштыра һәм раслый; 

учреждениеләр оештыручысының башка функцияләрен һәм вәкаләтләрен тормышка ашыра;

учреждениеләр күрсәтә торган дәүләт хезмәт күрсәтүләренең сыйфаты стандартлары проектын эшли;

ел саен чынбарлыкта учреждениеләр күрсәтә торган дәүләт хезмәт күрсәтүләренең сыйфатының Татарстан Республикасы дәүләт хезмәт күрсәтүләренең билгеләнгән сыйфат стандартларына туры килүен  бәяләүне уздыра;

учреждениеләр эшчәнлегенең учреждениеләр эшчәнлеген бәяләүнең билгеләнгән критерийларына туры килүен бәяләүне уздыра;

үз компетенциясе чикләрендә Россия Федерациясе Хөкүмәте раслаган Россия Федерациясендә Хокук куллану мониторингын тормышка ашыру методикасы буенча Татарстан Республикасында хокук куллану мониторингын тормышка ашыра;

урта һөнәри һәм югары белем бирү һөнәрләре һәм белгечлекләре буенча квалификацияле белгечләрне тармаклар буенча әзерләүдә хаҗәтләр фаразын булдыруны оештыра;

Татарстан Республикасының фәнни-мәгариф кластерларында белгечләр әзерләү, яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүгә дәүләт заказына тәкъдимнәр булдыра;

тармакның кадрлар белән тәэмин ителеше торышын өйрәнә;

үз компетенциясе чикләрендә экстремистик эшчәнлеккә һәм террорчылыкка каршы торуда катнаша, Министрлыкка беркетелгән объектларның террорчылыкка каршы саклануын тәэмин итә;

физкультура һәм спорт өлкәсендәге оешмаларның педагогия хезмәткәрләрен аттестацияләүне оештыра;

гражданнарга аның компетенциясенә туры килә торган мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау өчен Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә телдән һәм язмача рәвештә хокукый консультация бирү формасында бушлай юридик ярдәм күрсәтә;

федераль законнарда һәм Россия Федерациясенең башка норматив хокукый актларында билгеләнгән очракларда һәм тәртиптә социаль ярдәм һәм социаль яклау күрсәтү кирәк булган гражданнарга гаризалар, шикаятьләр, ходатайство һәм хокукый характердагы башка документларны тутыру рәвешендә бушлай юридик ярдәм күрсәтә һәм судларда, дәүләт һәм муниципаль органнарда, оешмаларда гражданның интересларын тәкъдим итә.

3.3.1. Физкультура һәм спорт өлкәсендә:

халыкның физик үсеше мониторингын үткәрү;

массакүләм спортны үстерүне тәэмин итүгә һәм аңа республика

балалар, яшьләр һәм студентлар спортын үстерүгә ярдәм күрсәтү;

балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре тренерлары-укытучыларына, инструктор-методистларына квалификация категорияләре бирү;

балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләре укучыларына Бердәм Бөтенроссия спорт классификациясе буенча спорт разрядлары һәм исемнәре бирү;

физкультура һәм спортны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча эш алып бару;

республика спорт федерацияләренә дәүләт аккредитациясен тормышка ашыру;

коммерциячел булмаган оешмаларга «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы сынауларының нормативларын үтәүне бәяләү буенча хокук бирү;  

спортның милли төрләрен үстерүне оештыру, шул исәптән спортның Татарстан Республикасында үсеш алучы милли төрләре буенча спорт чараларын үткәрүнең тәртибен билгеләү;

Татарстан Республикасында инвалидларның, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган затларның физкультура һәм спортын, адаптив физкультура һәм адаптив спортны үстерү буенча чараларны тормышка ашыру; 

спорт әзерлеге республика үзәкләре эшчәнлеген тәэмин итү.

3.3.2. Югары казанышлар спорты өлкәсендә:

спорт резервы һәм югары класслы спортчылар әзерләү системасын тәэмин итү һәм тормышка ашыру;

югары казанышлар спорты төрләрен үстерүгә, Россия җыелма командалары әгъзалары булып торган Татарстан Республикасы спортчыларына  аларның югары спорт нәтиҗәләренә ирешү максатларында булышлык күрсәтү;   

Татарстан Республикасы спорт җыелма командаларын әзерләүне тәэмин итү;

Татарстан Республикасы спорт җыелма командаларының спортчыларын медицина-биологик яктан тәэмин итүне оештыру;

Татарстан Республикасы спорт җыелма командаларының спортчыларын сәламәтлек саклау өлкәсендә Татарстан Республикасы башкарма хакимияте вәкаләтле органы тарафыннан әзерләнгән медицина-биологик тәэмин итүне оештыру тәртибен килештерү.

3.4. Министрлык үз компетенциясе чикләрендә түбәндәге хокукларга ия:

билгеләнгән тәртиптә физкультура һәм спортның дәүләт учреждениеләре системасында дәүләт милке белән идарә итү мәсьәләләрен Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең дәүләт милке белән идарә итү буенча башкарма органы белән килештерергә;  

билгеләнгән тәртиптә дәүләт учреждениеләре эшчәнлеген финанслауны тәэмин итәргә;

билгеләнгән тәртиптә дәүләт учреждениеләрен, аларның филиалларын һәм вәкиллекләрен булдыру, үзгәртеп оештыру һәм юкка чыгару турында тәкъдимнәр кертергә;

Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнарыннан, җирле үзидарә органнарыннан Министрлык компетенциясенә керә торган мәсьәләләр буенча мәгълүмат сорарга;

үз вәкаләтләре чикләрендә федератив дәүләтләрнең субъектлары, чит ил дәүләтләренең административ-территориаль берәмлекләре белән халыкара һәм тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрне тормышка ашырырга, шулай ук әлеге максатлар өчен махсус төзелгән органнар кысаларында халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнашырга;

ведомство бүләкләрен расларга, физкультура һәм спорт дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләрен алар  белән бүләкләү һәм башка бүләкләүләр куллану турында карарлар кабул итәргә;

Министрлык карамагындагы учреждениеләр булып торган  заказчылар өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт хаҗәтләре өчен үзәкләштерелгән сатып алына торган товарлар, заказ бирә торган хезмәт һәм хезмәт күрсәтүләрнең детальләштерелгән исемлеге буенча заказлар урнаштырудан тыш,  заказлар урнаштыру буенча функцияләрне тормышка ашыруга вәкилле зат булырга;

электрон мәйданчык операторына дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләр өчен товарлар белән тәэмин итү, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру өлкәсендә федераль законнар буенча вәкаләтле орган исеменнән эшләргә хокукы булган затның электрон имзасы белән имзаланган, заказчы кул куйган контракт күчермәсен җибәрергә;

Министрлык карамагындагы учреждениеләр булып торган  заказчылар исеменнән электрон аукцион нәтиҗәләре буенча төзелә торган контракт проектын көчәйтелгән квалификацияле булмаган электрон имза белән имзаларга;

заказчылар урынына 2013 елның 5 апрелендә кул куелган  44-ФЗ номерлы « Дәүләт һәм муниципаль хаҗәтләрен тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында” Федераль законында каралган мәгълүмат һәм документларны бердәм мәгълүмати системада урнаштырырга. 

 

  1. МИНИСТРЛЫК ЭШЧӘНЛЕГЕН ОЕШТЫРУ

 

4.1. Министрлыкны Татарстан Республикасы Конституциясе билгеләгән тәртиптә вазыйфага билгеләнә һәм вазыйфадан азат ителә торган министр җитәкли.

4.2. Министр:

Министрның министр тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты вазыйфага билгели һәм вазифадан азат итә торган урынбасарлары була;

бердәм башлангыч нигезендә Министрлык эшчәнлеге белән гомуми җитәкчелекне тормышка ашыра һәм Министрлыкка йөкләнгән функцияләрнең үтәлеше өчен персональ җаваплы була;

хезмәткәрләрнең билгеләнгән саны, хезмәткә түләү фонды чикләрендә Министрлыкның штат расписаниесен, аппаратын тотуга чыгымнар сметасын раслый;

үз компетенциясе чикләрендә билгеләнгән тәртиптә боерыклар чыгара, (кирәк булганда, Татарстан Республикасыдәүләт хакимиятенең башка башкарма органнары белән берлектә) кагыйдәләр, инструкцияләр, нигезләмәләр чыгара, аларның үтәлеше турында күрсәтмәләр бирә һәм тикшерүне оештыра;

Министрлык аппараты һәм аның структур бүлекчәләре хезмәткәрләренең вазыйфаи инструкцияләрен раслый;  

билгеләнгән тәртиптә Министрлык аппараты хезмәткәрләрен вазыйфага билгели һәм вазыйфадан азат итә;  

үз компетенциясе чикләрендә физкультура һәм спортны үстерү, федераль һәм халыкара программаларда катнашу мәсьәләләре буенча Россия һәм чит ил оешмалары белән договорлар һәм килешүләр төзи;

билгеләнгән тәртиптә аеруча аерылып торган хезмәткәрләргә мактаулы исемнәр бирүгә, дәүләт бүләкләре белән бүләкләүгә тәкъдим итә, матди һәм мораль бүләкләү чараларын куллана, хезмәткәрләрне тармак мактаулы билгеләре белән бүләкли;

министр урынбасарлары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләре исемлеген боерык белән раслый;

Министрлыкка беркетелгән процесслар (подпроцесслар) үтәлешенең стандартларын боерык белән раслый һәм аларның үтәлеше тәэмин  итә;

нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләренә ирешү нәтиҗәләренә яраклаштырып, министр урынбасарлары, структур бүлекчәләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре һәм Министрлык хезмәткәрләренең эшчәнлеге нәтиҗәлелеген бәяләү турында нигезләмәне, шулай ук эшчәнлек нәтиҗәлелегенең ирешелгән төп күрсәткечләре белән бәйле стимулләштерүче түләүләр размерын исәпләү тәртибен билгеләү турында нигезләмәне боерык белән раслый;

Министрлык өчен билгеләнгән нәтиҗәлелекнең төп күрсәткечләре һәм хезмәт законнары буенча ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре белән контрактлар (хезмәт договорларына өстәмә килешүләр) төзи;

Россиянең допингка каршы оешмасы, физкультура һәм спорт өлкәсендә башкарма хакимиятнең федераль органы, башкарма хакимиятнең Россия Федерациясе җыелма спорт командалары спортчыларын медицина-биологик тәэмин итүгә вәкаләтле федераль органы белән берлектә спортта допингны кире кагу һәм аның белән көрәш буенча эш оештыру өчен җаваплы вазыйфаи затны билгели.  

4.3. Министрлыкта төп бурычы физкультура һәм спорт өлкәсендә дәүләт идарәсе функцияләрен тормышка ашыру белән бәйле мөһим мәсьәләләр белән бәйле карарлар эшләү булган коллегия төзелә.  

Коллегия составына министр, вазыйфа буенча министр урынбасарлары, структур бүлекчәләре җитәкчеләре, шулай ук физкультура һәм спорт өлкәсендә махсус вәкаләтле органнар, Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башка башкарма органнары җитәкчеләре, оешма һәм предприятие җитәкчеләре, республика галимнәре керә.

Коллегия составы һәм саны Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары тарафыннан раслана.

Коллегия рәисе булып министр тора.

4.4. Министрлыкта координацион советлар, ведомствоара комиссияләр төзелергә мөмкин.

Күрсәтелгән советлар составы һәм алар турында нигезләмәләр министр тарафыннан раслана.

 

 

Татарстан Республикасы

Спорт министрлыгы

турында Нигезләмәгә

кушымта

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ ОЕШМАЛАР, ПРЕДПРИЯТИЕЛӘР, УЧРЕЖДЕНИЕЛӘР БЕЛӘН ХЕЗМӘТТӘШЛЕК ИТӘ ТОРГАН ИКЪТИСАДЫЙ ЭШЧӘНЛЕК ТӨРЛӘРЕ ИСЕМЛЕГЕ

 

ОКВЭД <*>

Икътисадый эшчәнлек төрләре атамасы

84.11.21

Россия Федерациясе субъектларының (республикалар, крайлар, өлкәләр) дәүләт хакимияте органнарының, суд хакимиятеннән, Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимиятенең башкарма оганнары вәкиллекләреннән һ.б. тыш, эшчәнлеге

75.11.8

Дәүләт милке булган мөлкәт белән идарә итү

75.13

Икътисадый эшчәнлекне нәтиҗәле алып баруны көйләү һәм ярдәм күрсәтү, региональ, милли һәм яшьләр сәясәте өлкәсендә эшчәнлек

75.14

Дәүләт идарәсе өлкәсендә ярдәмче эшчәнлек

80.10.3

Балаларга өстәмә белем бирү

80.22.21

Урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә укыту

92.2

Радиотапшырулар һәм телевидение өлкәсендә эшчәнлек

92.6

Спорт өлкәсендә эшчәнлек

92.61

Спорт объектлары эшчәнлеге

92.62

Спорт өлкәсендә башка эшчәнлек

93.04

Физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге

 

 

 

 

 

 

Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

 2005 елның 6 июленнән

315 номерлы карары белән

 расланган

(Татарстан Республикасы

Министрлар Кабинетының

 2018 елның 11 июленнән

562 номерлы карары редакциясендә)

 

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ СПОРТ МИНИСТРЛЫГЫ ТӨЗЕЛЕШЕ

 

  ┌─────────────────────┐                                         ┌──────────────────────┐

  │ Бүлек башлыгы -  │                                         │ Юридик һәм мобилизацион эш секторы │үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе

 │        │                       │        │                      │

  └─────────────────────┘        │      ┌─────────┐      │        └──────────────────────┘

                                 ├──────┤ МИНИСТР ├──────┤

  ┌─────────────────────┐        │      └────┬────┘      │        ┌──────────────────────┐

  │  Министр ярдәмчесе │        │           │           │ Кадрлар һәм дәүләт хезмәте

                                                                            мәсьәләләре буенча сектор   │

 

  └─────────────────────┘                    │                    └──────────────────────┘

          ┌─────────────────────┬────────────┴─────────────┬─────────────────────┐

  ┌───────┴─────────┐   ┌───────┴───────┐        ┌─────────┴──────┐   ┌──────────┴───────┐

  │     Министрның    │                    │    Министр                   │  Министр эшләре белән

 ┌┤   беренче урынбасары    │ ┌─┤   урынбасары    │      ┌─┤ идарә итүче          │ ┌─┤                  │││         │ │ │               │      │ │                │ │ │                  │

 ││                 │ │ │               │      │ │                │ │ │                  │

 │└─────────────────┘ │ └───────────────┘      │ └────────────────┘ │ └──────────────────┘

 │┌─────────────────┐ │ ┌───────────────┐      │ ┌────────────────┐ │ ┌──────────────────┐

 ││ Үсеш бүлеге  │ │ │Массакүләм физик культура │      │ │     Прогнозлау      │ │ │    Югары       │

 ││  казанышлар спорты  │ │ │ сәламәтләндерү │      │ │Эшне оештыру │ ├─┤  │

 ├┤   бүлеге    │ ├─┤эше│      ├─┤  һәм бюджетны  │ │ │       һәм │

 ││                 │ │ │    бүлеге   │││  планлаштыру бүлеге ││ │ тикшерү

 ││                 │ │ │               │      │ │                │ │ │          бүлеге │

 │└─────────────────┘ │ └───────────────┘      │ └────────────────┘ │ └──────────────────┘

 │┌─────────────────┐ │ ┌────────────────┐     │ ┌────────────────┐ │ ┌──────────────────┐

 ││      Гомуми     │ │    «Хезмәт│ │     │ │ Спорт инфраструктурасын │ │ │    Мәгълүмати-     │

 ││ аналитик яктан  │ │ │  һәм оборонага әзер» (ГТО)    │  үстерү  һәм │ │      │мәсьәләләрне оештыру │

 ││ тәэмин итү һәм  │ │ │  Бөтенроссия │     │ │программаларны│ └─┤     бүлеге     │

 ├┤  халыкара  │ ├─┤ физкультура- │     ├─┤   тормышка ашыру   │   │                  │

 ││  эшчәнлек  │ │ │  спорт │     │ │    секторы    │   └──────────────────┘

 ││  бүлеге   │ │ │     │     комплексы │ │                │

 ││                 │ │ │       │     │ │   чараларын             │

 ││                 │                          │ тормышка  │     │ │                │

 ││                 │ │                     │ашыру секторы│     │ │                │

 │└─────────────────┘ │ └────────────────┘     │ └────────────────┘

 │┌─────────────────┐ │ ┌───────────────┐      │ ┌────────────────┐

 ││Спорт резервын │ │ │    Адаптив     │      │ │     Матди-      │

 ││   әзерләү   │ │ │  физкультура һәм   │      │ │  техник яктан │

 ││     секторы     │ │ │ │студентлар │ │  тәэмин ителеш һәм  │

 └┤                 │ └─┤  │спорты        └─┤ дәүләт заказы  │

  │                 │   │         │  секторы      │бүлеге│

  │                 │   │               │        │          │

  └─────────────────┘   └───────────────┘        └────────────────┘

 

 

 

 

doc
Скачать текст
DOC, 149.0 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International