“Шаяннар һәм тапкырлар клубы” Татарстан Республикасы Чемпионаты мәктәбе Мөслимдә!

2017 елның 12 октябре, пәнҗешәмбе

8-10 октябрь көннәрендә Мөслимдә укучылар, аграр көллият студентлары һәм эшләүче яшьләр өчен “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” мәктәбе эшләде. 3 көн дәвамында “Мизгел” яшьләр үзәгендә ШТМ нәрсә ул? командада ничек эшләргә? кебек сорауларга тренерлар Рамил Агдеев һәм Руслан Харисов җавап бирде, егет - кызларга шаян күренешләрне язарга өйрәтте.

10 октябрь көнне “Зифа Басыйрова” исемендәге район мәдәният йорты сәхнәсендә ШТМ мәктәбенең иң яхшы командалары чыгыш ясады. Шушы көннәрне туплаган барлык белемнәрен эшкә җигеп, талант һәм булганлыкларын күрсәтеп юмор көрәшендә Гран – при титулын лицейның “КСТС” командасы яулады, беренче урында гимназиядән “Чәк-чәк норис”, урталыкта эшләүче яшьләр һәм аграр көллиятнең “Авыл кызлары” җыелма командасы, ә бронзаны Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән килгән “+1” командасы яулады. Аларга чараның партнерлары: “Таң”, “Нурлы”, “Электроника” кибетләре, “Софья” чәчәкләр студиясе, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлеге, яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән истәлек бүләкләр тапшырылды. Җанатарлар тудырган җылы атмосфера, командаларның үзләрен кыю тотуы, егет – кызларның сәхнәдә тудырган кызыклы күренешләре уендагы бер кешене дә битараф калдырмагандыр.

Алда җиңүче команданы Түбән Кама шәһәрендә узучы зона турындагы ярымфинал ярышлары көтә! Мөслим данын үз дәрәҗәсендә яклап, җиңү белән кайтырлар дигән ышанычта калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International