Яшел Үзәндә авыр атлетика буенча бөтенроссия турниры башланды

2017 елның 2 декабре, шимбә

Ярыштан онлайн-трансляцияне Россиянең авыр атлетика федерациясе сайтында карарга мөмкин.

30 ноябрьдән 3 декабрьгә кадәр Яшел Үзәннең "Маяк" спорт комплексында СССРның атказанган спорт мастеры, Олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә авыр атлетика буенча бөтенроссия ярышлары бара.

Бөтенроссия турниры кысаларында шулай ук 2000 елгы һәм аннан да яшьрәк малайлар һәм кызлар, ветераннар арасында республика ярышлары да уза. Бу сынауны үткәрү республикада традициягә әйләнгән һәм ул 1975нче елдан бирле оештырыла. Республиканың төрле шәһәреннән килгән 151 катнашучы үз көчен сынады. Ә бүген исә турнирга, төрле сәбәпләр аркасында авыр атлетика буенча дөнья чемпионатында катнашмаган, иң көчле авыр атлетлар Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә киләчәк. Рәсми төстә ачылу тантанасы бүген 16 сәгатьтә булачак. 

Ярыштан онлайн-трансляцияне Россиянең авыр атлетика федерациясе сайтында карарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International