Рөстәм Миңнеханов белән Хулио Маглионе Татарстанда яңа бассейннар ачты

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

26 гыйнвар көнне ишекләрен ике йөзү бассейны ачты - "Ракета" (Дәрвишләр бистәсе) һәм "Дулкын" (Балтач районы).

"Ракета" бассейн ачу тантанасында Халыкара йөзу федерациясе Президенты, Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Хулио Маглионе, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханнов, Бөтенроссия йөзү федерациясы Югары күзәтчелек советы әгъзасы, Халыкара йөзү федерациясе техник комитеты әгъзасе (суга сикерү), Россия суга сикерү федерациясе Президенты, Россиянең синхрон йөзү Федерациясе Президенты, су полосы Федерациясе Президенты Алексей Власенко, дүрт тапкыр олимпия чемпионы, Бөтенроссия йөзү Федерациясе Президенты Владимир Сальников һәм бүтәннәр катнашты. 

"Ракета" бассейны белән параллельләп Балтач районында "Дулкын" бассейны ачылды. Бу ике чараны ялгау өчен, ике чара видеоконференция режимында үтте.

Дәрвишләр бистәсен Балтач районнынан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова сәламләде.

Котлау һәм рәхмәт сузләре белән җыелганнарга Алексей Власенко һәм Владимир Сальников мөрәҗәгать итте.

Хулио Маглионе Татарстан Республиканың һәм Казанның бассейн белән тәэмин ителешенә югары бәя бирде. Маглионе сүзләренчә, Рөстәм Миңнеханов һәм аның командасы алдагы буыннар спорт белән шөгыльләнә алсын өчен, гаять зур эш башкара. "Бүген без яңа бассейн ачылу шаһитләре, - диде ул. - Бергә без якты киләчәк төзибез - спорт һәм физик культурага бай киләчәк".

Татарстан Президент Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханнов үз чиратында Дәрвишләр бистәсе һәм Балтач районы яшәучеләрен котлады.

"Бүген илебездә спорт өлкәсендә күп нәрсә эшләнде, Татарстанда да инфраструктура объектлары күп, без халыкара ярышлар уздырдык - шул исәптән, 2015 елда Су спорт өрләре буенча дөнья чемпионатын да, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 2022 елда кыска суда чемпионат узачак. Ышанам, бу спортчыларыбызга яхшы күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк".

Ачу тантанасы ахырында яңа объектлар директорларына бүләк сертификаты һәм символик ачкычлар тапшырылды.

Чараның ахырында Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов журналистлар әңгәмәсендә республикада спорт объектларын төзү программасын тормышка ашыруы дәвам итә дип белдерде. Шулай итеп, 2018 елда Татарстанда тагын 8 бассейн хэм районнар үзәгендэ 6 спорт залы ачылачак. Шулай ук, 2018 елга 7 типовой проект буенча 86 универсаль спорт мәйданчык  һәм 16 чаңгы базасын төзүе планга кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International