Казанга Россиянең көрәш буенча иң көчле спортчылары киләчәк

14 март 2018 ел., чәршәмбе

16 марттан 18 мартка кадәр Казанда Россиянең көрәш буенча бишенче беренчелеге үтәчәк. Татарстан Республикасы башкаласы аны икенче тапкыр кабул итә. Ярышларда илнең 30 төбәгеннән 230 спортчы катнаша.

Ярышларда спортчылар төрле яшь категорияләрендә катнашалар: 13-14, 15-16 һәм 17-18 яшь. Ярышлар үткән көннәрдә Көрәш сараенда көрәш буенча судьяларның Бөтенроссия семинары үтәчәк. Анда 30 төбәк көрәш федерациясе вәкилләре катнаша.

Беренчелекне ачу тантанасы 17 мартта 11.00 сәгатьтә “Ак Барс” Көрәш сараенда үтә, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования