Казанда пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты жирәбәсе узды

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Казанда 15 нче майда гандбол буенча дөнья чемпионатының төркем этабы жирәбәсе узды. Уеннар Татарстан башкаласында 24-29 июль көннәрендә Пляж спорт төрләре үзәгенең өч ярышлар кортларында узачак.

Жирәбәне Халыкара гандбол федерациясенең пляж гандболы буенча эшче төркеме әгъзасы Джампьеро Мази алып барды. Тантанада шулай ук Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, “Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе” КБАО генераль директоры урынбасары Ранко Тепавчевич, Россия ир-атлар җыелма командасының баш тренеры Владимир Полетаев та катнаштылар.

Жирәбә нәтиҗәләре буенча ир-атлар турнирында А төркеменә Хорватия, Иран, Уругвай һәм Аргентина җыелма командалары, B төркеменә – Вьетнам, Испания, Венгрия, Яңа Зеландия, C төркеменә – Дания, Катар, Йәмән, Австралия җыелма командалары керә. Россиягә, булачак ярышлар хуҗасы буларак, кайсы төркемгә керәсен үзе сайлау хокукы бирелгән. Җыелма командабыз D төркемендә чыгыш ясаячак, анда ул Бразилия, АКШ һәм Швеция командалары белән очрашачак.

Хатын-кызлар командасына килгәндә, А төркемендә Австралия, Испания, Греция һәм Парагвай, B төркемендә – Тайвань, Польша, Уругвай, Франция җыелма командалары очрашачаклар. Россия командасы C төркемендә Таиланд, АКШ һәм Бразилия вәкилләре белән бергә чыгыш ясаячак. D төркемендә Норвегия, Дания, Вьетнам һәм Мексика командалары.

Казандагы дөнья чемпионаты исәп буенча 8 нчесе (ул һәр 2 ел саен уздырыла). Турнирда тарихта беренче тапкыр 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар командалары чыгыш ясаячаклар – элегрәк дөнья чемпионатының финал стадиясендә 12шәр команда чыгыш ясый иде. Казанга барлыгы 550ләп спортчылар, тренерлар, судьялар, рәсми затлар киләчәк.

Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, дөнья чемпионатлары тарихында ир-атлар командалары арасында да, хатын-кызлар командалары арасында да иң яхшылары Бразилия җыелма командалары. Ир-атлар командасы дөнья чемпионатларында 4 тапкыр (2006, 2010, 2012, 2014), хатын-кызларныкы исә 3 тапкыр (2006, 2012, 2014) җиңде. 2016 елда дөнья чемпионаты Будапештта узды, гамәлдәге дөнья чемпионнары булып Хорватиянең ир-атлар командасы тора, алар финалда бразилиялеләрне отканнар иде. Хатын-кызлар командалары арасында исә бразилиялеләрне соңгы тапкыр Испания җыелма командасы җиңде.

Хорватия һәм Бразилиянең ир-атлар җыелма командалары барлык 8 дөнья чемпионатында да уйнаган бердәнбер командалар. Хатын-кызлар арасында барлык турнирларда да бары тик бразилиялеләр генә катнашты.

Россиянең ир-атлар командасы 2004 елда узган беренче дөнья чемпионатында бронза медаль алган иде. 2016 елда Россия җыелма командасы дөнья чемпионатына сайлана алмады.

Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы 2004 елда алтын медаль яулады. 2006 елда алар өченче булдылар. Соңгы тапкыр дөнья чемпионатында 2008 елда катнаштылар.

2018 елда чемпионатны Россиядә уздыру турындагы карар Гандбол халыкара федерациясе тарафыннан 2015 елның 25 гыйнварында Катарда узган IHF конгрессында кабул ителде.

Казан инде пляж гандболы буенча ярышларны беренче тапкыр гына кабул итми. 2014 елдан башлап Татарстан башкаласында ел саен “Пляж” пляж спорт төрләре фестивале уздырылып килә, аның программасына гандбол буенча турнир да кертелгән.

2017 елдагы III бөтенроссия пляж уеннары кысаларында пляж гандболы буенча хатын-кызлар командалары арасында уздырылган Россия Кубогы дөнья чемпионаты алдыннан үзенчәлекле сынау ярышлары булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International