Чаллыда балалар һәм яшьләр иҗтимагый хәрәкәте көне узачак

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Чара иртәгә 19.00 сәгатьтә  Җиңү паркында оештырыла. Автошәһәрдә әлеге бәйге 14 нче тапкыр үтә. 

Анда волонтерлык эше белән шогыльләнүчеләр, тимурчылык отрядлары вәкилләре, яшьләр һәм балалар иҗтимагый оешмалары, эшче яшьләр оешмалары һәм Форпост отрядлары катнаша.Чара барышында әлеге оешма, отряд вәкилләрен бүләкләү тантанасы була. 

Моннан тыш бәйрәмдә иҗат коллективлары, КВН командалары чыгыш ясый. Килгән тамашачылар өчен  флешмоб, уен, конкурс һәм призлар уйнату оештырыла. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International