Владимир Леонов: Казан Дөнья чемпионатына әзер диярлек

2018 елның 17 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан спорт министры сүзләренә караганда, шәһәрдә юлларны һәм “Kazan-Arena” стадионын тәртипкә китерәләр.

2018 елгы дөнья чемпионатына түләүсез поездлар графигы 15 декабрьдән соң басылып чыгачак 2018 елгы футбол буенча дөнья чемпионаты матчларына билетлар кабат сатыла башлады Үзәк Банк футбол буенча дөнья чемпионаты уңаеннан истәлекле тәңкәләр чыгарды Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты Казанда узачак Башкортстанда җир сөрү буенча Россиянең ачык чемпионаты уза

Казан футбол буенча Дөнья чемпионаты уеннарын үткәрергә әзер диярлек, төгәлрәге әзерлек - 95-97 процент тирәсе. Бу хакта “Kazan-Arena” стадионында FIFA Дөнья кубогы туры кысаларында оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сөйләде.

Леонов сүзләренчә, хәзергә “Kazan-Arena” стадионындагы матчларга билетларның 95 процентка якыны сатылган, билетларның яртысыннан күбесен чит илләрдә алганнар.

“Безнең өчен бу - тарихи вакыйга, Казанда FIFA Дөнья кубогы туры. 10 июньдә Казанга Япония, Колумбия һәм Австралия җыелма командалары килүен көтәбез. “Казан” Гаилә үзәгендә фанфестиваль әзерлибез. Анда стадионга эләгә алмаган 25 мең чамасы кеше җыелачак”, - дип билгеләп үтте Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министры.

“Дөнья чемпионаты-2018” проектының Россиядә Coca-Cola дан генераль директоры Микаэль Вине: “Без 4нче тапкыр шундый тур уздырабыз, әмма аның беркайчан да Россиядәге кебек озакка сузылганы юк: 123 көн, 25 шәһәр. Әмма Казан – ул Россиянең спорт башкаласы”. – дип билгеләп үтте ул.

FIFA Дөнья чемпионаты илчесе, җырчы Зара иң элек мөселманнарны изге Рамазан ае белән котлады. Җырчы Дөнья чемпионатына барлык билетлар да 4 төрле: инвалидлар, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, шулай ук балалы гаиләләр, этләр озатып йөрүче начар күрүчеләр һәм гади кешеләр өчен. “Дөнья чемпионаты – ул толерантлык символы, татулык символы. Зур футбол гаиләсенең бер өлеше булуым белән бәхетлемен”, - диде Зара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International