“Тимерхан” хоккей командасы Төнге лигада "Өмет кубогы" алды.
Байлар Сабасының “Тимерхан” хоккей командасы Төнге хоккей лигасының "Өмет кубогы" иясе булды. Финалда Илдус Имамиев тәрбиясендәге спортчылар 5:1 исәбе белән Архангельскиның “Ледокол” командасын җиңде.
Кубок өчен хәлиткеч матч Бөтенроссия хоккей фестивале кысаларында Сочида узды.