“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда Россия көнен билгеләп уздылар

2018 елның 12 июне, сишәмбе

“Казан” гаилә үзәге янындагы мәйданда 12 нче июньдә Россия көненә багышланган бәйрәм концерты узды. Рәсми тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Сәхнәдән тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов бу бәйрәмнең уңышлар, казанышлар, яңа объектлар ачлышы аша бөтен ил күләмендә билгеләп узылуын белдерде. Мисал итеп Татарстан Президенты 14 нче июньдә Җанатарлар фестивале ачылачак мәйданны – “Казан” гаилә үзәге янындагы территорияне, шулай ук Казанда футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән “Казан” гаилә үзәгенә кадәр килә торган “Футбол” бульварын китерде.

Рөстәм Миңнеханов Казанда һәм республикада кешеләрнең тормыш сыйфатын күтәрү, иҗтимагый киңлекләрне үстерү йөзеннән бик күп эшләр башкарылуын билгеләп узды. “Без илебез белән горурланабыз! Россия көчле булырга тиеш! Татарстан исә бу эшкә үз өлешен кертергә тиешле”, - диде ул.  

Сәхнәдән Эльмира Кәлимуллина һәм хор башкаруында яңгыраган Россия Гимнын барлык кунаклар, катнашучылар, волонтерлар, яшьләр оешмалары вәкилләре күтәреп алдылар.

“Казан” гаилә үзәге каршындагы концерт программасы көндез башланып, кичке 19.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Концертның төп кунаклары “Дискотека Авария” төркеме булды, казанлылар шулай ук “Мураками” төркеме җырларын да ишетә алдылар. Бу көнне мәйданга 16300 кеше килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International