Владимир Леонов: «Казан Арена»да алты аншлаг көтәбез!

2018 елның 14 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә беренче матбугат очрашу узды.

Казандагы Футбол җанатарлары фестиваленә 1 млн кеше килер дип көтелә. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

Казандагы Футбол җанатарлары фестиваленә 1 млн кеше килер дип көтелә. Бу хакта бүген Чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә узган матбугат очрашуында Татарстанның Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов әйтте.

“Фестиваль берьюлы 25 мең җанатарны сыйдыра алачак. Чемпионат дәвамында анда 1 млн җанатар булырга өлгерер дип уйлыйбыз”, - диде Владимир Леонов.

Фан-фестка эләгү ирекле һәм бушлай. Җанатарларга үзе белән паспорт һәм матчларга билет алып йөрү кирәкми. Җанатарлар фестивале территориясендә ике зур экранлы телевизор бар, аннан барлык 64 матчны да тамаша кылырга мөмкин.

“Фестиваль үз ишекләрен бүген ача һәм анда һәр көнне керү мөмкинлеге булачак”, - диде министр.

Шулай ук министр волонтерлар турында сөйләде. Футбол буенча дөнья чемпионаты кысаларында, Казанда, меңнән артык волонтер хезмәт күрсәтәчәк.

“Аерым әйтергә кирәк, әлеге процесста күп санлы волонтерлар хезмәт күрсәтәчәк. Аларны сез монда – матбугат үзәгендә дә күрәсез. Шәһәр урамында, шулай ук “Казан Арена” футбол стадионында да волонтерларны очратырга була. Барысы меңнән артык волонтер эшли. Алар ярдәм кирәк очракта, үзләре белгән теләсә нинди мәгълүмат белән ярдәм итә ала. Шунысын да искәртергә кирәк, барлык волонтерлар да чит телдә сөйләшә белә. Бу яктан проблемалар юк”, - диде Леонов.

Министр волонтерларның илебез өчен әһәмиятен дә билгеләп үтте.

“Бүген волонтер ул – һәр кешене күтәренке рух, яхшы кәеф белән, елмаеп каршы алучы кеше. Волонтер – илебезнең визит карточкасы. Безнең волонтерлык хәрәкәте буенча тәҗрибәбез зур, ул инде 2013 елгы Универсиада вакытыннан ук килә. Бүген биредә эшләүче волонтерлар Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән генә дә түгел, хәтта чит илдән килүчеләр дә бар”, - диде Владимир Леонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International