Бүген "Алтын Каләм - 2018" дип аталган балалар һәм яшүсмерләр матбугаты республика фестиваленең финал этабы ачылды.
Әлеге тантана Казанның Елга портында үтте, шуннан фестивальдә катнашучылар "Павел Миронов" теплоходында Болгар-Свияжск-Алабуга маршруты буйлап өч көнлек эш сәфәренә киттеләр.
Булачак каләм әһелләренә ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, ТР Яшьләр эшләре буенча министры Дамир Фәттахов, "Ватаным Татарстан" газетасы редакторы Миңназыйм Сәфәров, КФУның Югары Журналистика мәктәбе директоры Леонид Толчинский һәм башкалар үз теләкләрен әйттеләр.