Казанда гандбол буенча 2018 елдагы дөнья чемпионаты узачак

2018 елның 12 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан башкаласында 2018 елның 24 нче июленнән 29ына кадәр пляж гандболы буенча сигезенче дөнья чемпионаты узачак.

Ярышларга 16 ир-атлар һәм 16 хатын-кызлар командалары, 550ләп спортчы, тренерлар һәм рәсми затлар килер дип планлаштырыла.

Турнир Су спорт төрләре сарае (Сибгать Хәким ур., 70) янында урнашкан Пляж спорт төрләре үзәгенең өч ярышлар кортларында узачак.

Ярышларга керү ирекле.

Пляж гандболы буенча дөнья чемпионаты Халыкара гандбол федерациясе (IHF) тарафыннан ике елга бер тапкыр уздырыла. Беренче турнир 2004 елда Эль-Гун (Мисыр) шәһәрендә уза. Хатын-кызлар командалары арасында беренче дөнья чемпионнары – Россия җыелма командасы, ир-атлар командалары арасында - Мисыр җыелма командасы булган иде. Россиянең ир-атлар җыелма командасы бронза медальләр алдылар.

2018 елда дөнья чемпионатын Россиядә уздыру турындагы карар Халыкара гандбол федерациясе тарафыннан 2015 елның 25 гыйнварында Катарда узган IHF конгрессында кабул ителде.

Казан инде пляж гандболы буенча ярышларны берничә тапкыр кабул итте. 2014 елдан башлап Татарстан башкаласында ел саен “Пляж” дип аталган пляж спорт төрләре фестивале уздырыла, аның программасында да гандбол турниры бар.

2017 елдагы III Бөтенроссия пляж уеннары дөнья чемпионаты адыннан үзенә күрә бер әзерлек булып торды, аның кысаларында хатын-кызлар командалары арасында пляж гандболы буенча Россия Кубогы ярышлары узган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International