Татарстанлылар Бөтенроссия ярышларында ике төрле ярышта 3 медаль яулады

2018 елның 20 августы, дүшәмбе

Ярышлар Түбән Тагилда һәм Уфада узды.

17-19 августта Түбән Тагилда чаңгы ике төрле ярыш буенча Россия Кубогының 1 һәм 2 этабы булды. Ярышларда Магадан, Ростов, Свердловск, Мәскәү өлкәләре, Пермь крае һәм Татарстан Республикасы җыелма командалар катнашты. ТР җыелма командасы вәкиле Захар Пономарев беренче этапта бронза, ә икенче этапта көмеш медаль яулады.

19 августта Уфада чаңгы ике төрле ярыш буенча «Олимпия өметләре. Кече Кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. Татарстан вәкиле Андрей Окунев көмеш призеры булды. Спортчыларның тренеры-Чальцев А. Н.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International