«Казан Арена» стадионында Татарстан Республикасы спорт музее концепциясен тәкъдир итү булды

2018 елның 24 сентябре, дүшәмбе

24 сентябрьдә «Казан Арена»стадионы территориясендә урнашачак «Татарстан Республикасы спорт музее» булдыру буенча эшлекле киңәшмә узды.

Концепцияне тәкъдир итүдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, «спорт әзерлеге үзәге» ДАУ директоры Михаил Смолкин, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ Министрлыгының архитектура һәм шәһәр төзелеше Идарәсе башлыгы Гүзәл Заһидуллина катнашты, «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО тамашачылар программалары департаменты җитәкчесе Алинә Бикбова, «Казан Арена» АҖ генераль директоры урынбасары Булат Литвинов, Татарстан Республикасы спорт музее директоры Асия Яруллина һәм башкалар катнашты.

Татарстан Республикасы спорт музее концепциясен Казан, Мәскәү һәм Санкт – Петербург компанияләре тәкъдим итте.

Стадион территориясендә яңа музей 1 364 кв. м мәйдан биләячәк һәм көненә 2000 кеше сыйдырачак. Моннан тыш, кунаклар өчен фуд-корд, уен зоналары, 5-Д кинотеатр һәм сувенирлар кибете урнаштырылачак. Яңа мәдәни-массакүләм объектны ачу 2019 елның 1 кварталына планлаштырыла.

Ул әйдәп баручы спортчылар, тренерлар, командалар, Татарстан Республикасының атказанган физкультура һәм спорт эшлеклеләре, республиканы Бөтенсоюз, Бөтенроссия һәм Халыкара ареналарда таныткан уңышлары һәм казанышлары мәңгеләштерү бурычын хәл итәчәк. Шулай ук бурычларның берсе-Казан Арена футбол стадионы мәйданнарын эш белән тәэмин итү һәм Татарстан Республикасы спорт музеен социаль-икътисадый модернизацияләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International