Кышкы Универсиада – 2019 уты эстафетасы старт алды

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Туринда (Италия) 20 нче сентябрьдә Кышкы Универсиада – 2019 утын кабызу тантанасы узды. Аны оештыручы буларак Халыкара студентлар спорты федерациясе (FISU) чыгыш ясый. Турин XXIX Бөтендөнья кышкы Универсиадасы уты эстафетасының беренче халыкара шәһәре булды.

Универсиада утын электән килгән гадәт буенча биредә кабызалар, ник дигәндә 1959 елда биредә беренче тапкыр I Бөтендөнья җәйге Универсиада узган.

Тантана Турин университеты территориясендә узды.

Чараның рәсми өлешендә FISU президенты Олег Матыцин, Турин мэры Кьяра Аппендино, Турин университеты ректоры Джанмария Айани, Турин политехник университеты ректоры Марко Джилли һәм Россия делегациясе вәкилләре – Россия студентлар спорты союзы президенты Сергей Сейранов, “Дирекция Красноярск 2019” КБАО генераль директоры Максим Уразов һәм башкалар катнаштылар.

Тантана кысаларында Красноярск крае һәм Красноярск шәһәре тәкъдим ителде. “Енисей Себере” иҗади номер исә аның бер бизәге булып торгандыр. Аның режиссеры – Олимпия уеннарының көмеш призеры, Кышкы Универсиада -2019 Илчесе Илья Авербух.

Универсиада утын кабызу исә чараның кульминация өлеше булды. Аны Россия сноубордчысы, 2014 елдагы Олимпия уеннарының көмеш призеры, 2013 елдагы Бөтендөнья кышкы Универсиаданың көмеш призеры, Студентлар уеннары Илчесе Николай Олюнин кабызды.

24 нче сентябрьдә Универсиада утын Алма-Ата, 2017 елдагы XXVIII Бөтендөнья кышкы Универсиада башкаласы каршы алачак. 26 нчы сентябрьдә Эстафета этабы Кытай халык республикасында, 2009 елда XXIV Бөтендөнья кышкы Универсиаданы кабул иткән Харбинда узачак.

29 нчы сентябрьдән алып Студентлар уены уты эстафетасының Россия этабы башлана. Ул илнең 30 зур шәһәрен колачлаячак. Проект 2019 елның 1 нче мартында Красноярскта – 2019 елдагы Кышкы Универсиада башкаласында төгәлләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International