20 октябрьдә Казанның Гимнастика үзәге мәйданында (Сыртланова ур., 6) 10:00 дән 13:00 гә кадәр нәфис гимнастика буенча олимпия чемпионы Маргарита Мамун белән хәйрия очрашуы узачак.
Казанда мастер-класста теләгән һәркем спортчы белән аралаша, автограф ала, фото һәм видео ясый алачак. Барлык катнашучылар да истәлеккә футболкалар һәм чемпион имзасы куелган значоклар, шулай ук мастер-класстан видео алачаклар.
Чара йомгаклары буенча җыелган барлык акчалар онкология авырулары булган балаларга ярдәмгә җибәреләчәк.
Тулырак мәгълүмат 8-903-340-28-13 телефоны буенча