14 ноябрьдә Казанда ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында баскетбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты җиңүчеләре һәм призерлары билгеле булды. 3 октябрьдән 15 ноябрьгә кадәр уза торган ярышларда 10 ир-ат һәм 6 хатын-кыз коллективыннан 150 дән артык спортчы катнашты.
Чемпионат нәтиҗәләре буенча призлы урыннар түбәндәгечә бүленде:
Ирләр командалары арасында
1. «Спорт академиясе» СБК (ПГАФКСиТ)
2. УНИКС-2
3. Казан дәүләт энергетика университеты
Хатын-кызлар командалары арасында
1. КДАТУ
2. ПГАФКСиТ
3. Казан дәүләт энергетика университеты.