Яшел Үзәндә олимпия чемпионы Александр Курынов истәлегенә багышланган Авыр атлетика буенча Бөтенроссия турниры старт ала

2018 елның 7 декабре, җомга

7-9 декабрьдә Яшел Үзәндә «Маяк» спорт комплексы мәйданчыгында (Рогачев ур., 34Б) Олимпия чемпионы, дүрт тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы, атказанган спорт мастеры Александр Павлович Курынов истәлегенә багышланган Авыр атлетика буенча Бөтенроссия турниры узачак.

2018 елда турнирда Түбән Новгород, Архангельск, Ямал-Ненец автоном округы, Ульяновск, Пенза, Коми республикаларыннан һәм Татарстан Республикасыннан 130 артык катнашучы катнашачак.

Ярышлар 8 авырлык категориясе буенча ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында узачак.

Ир-атлар: 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг, 105 кг һәм 105 кг. нан артык.

Хатын-кызлар: 48 кг, 53 кг, 58 кг, 63 кг, 69 кг, 75 кг, 90 кг һәм 90 кг. нан артык.

Ярышлар 7 декабрь көнне 10: 00 сәгатьтә башлана.

Турнирны ачу тантанасы – 15: 00.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International