Татарстан Президенты: "КАМАЗ-Мастер" җиңүләре Чаллы автогиганты брендының бөтен дөньяда танылуын тәэмин иттеләр

2018 елның 7 декабре, җомга

Кичә Чаллыда танылган "КАМАЗ-Мастер" командасына 30 ел тулу уңаеннан тантаналы чара узды. Пилотлар, механикларны һәм автоспорт ветераннарын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, Чаллы мэры Наил Мәһдиев котладылар.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасын укыды. Дәүләт башлыгы, аерым алганда, "КАМАЗ-Мастер" командасының ил һәм дөнья базарында Россия автомобильләр сәнәгате ныгуына зур өлеш керткәннәрен ассызыклады. "Үзегез җитештергән машиналарда җиңүегез мөһим, сез - кыю инженер алымнары авторлары. "КАМАЗ-Мастер" катнаша торган ярышлар катлаулы гадәти булмаган шартларда алга таба "КАМАЗ" заводында киң рәвештә серияле җитештерелә торган алдынгы технологияләрне тикшерүне мөмкин итәләр", - диелгән котлау телеграммасында. 

Татарстан Президенты үз чиратында ассызыклаганча, "КАМАЗ-Мастер" ихтирамга лаеклы. "Бу уңышлар - "КАМАЗ-Мастер" коллективының системалы һәм фидакяр хезмәте нәтиҗәсе.Пилотларга, штурманнарга, механиклар һәм слесарьларга, автомобильләрне сынаучы йөртүчеләргә һәм "КАМАЗ" заводы җитәкчелегенә ихластан рәхмәт белдерәм", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Җиңүгә ышану хисен "КАМАЗ-Мастер"га нигез салучы, легендар штурман һәм "Дакар" раллиенда берничә кат җибүче Семен Якубов командасына сеңдерде. 

ТР Президенты сүзләренчә, "КАМАЗ-Мастер" җиңүләре Чаллы автогиганты бренының бөтен дөньяда танылуын тәэмин иттеләр. 

Шуннан Татарстан Президенты команда вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International