Биектау районында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узачак

2018 елның 7 декабре, җомга

6-9 декабрь көннәрендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында «Биектау» спорт комлексы базасында 2001-2003 елгы егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча дөнья беренчелеге узачак.

Ярышларда барлыгы 150ләп спортчы катнашачак, алар дөньяның 10нан артык иленнән 12 команда белән чыгыш ясаячак. Татарстан Республикасыннан турнирда 22 спортчы катнаша, шул исәптән Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай, Әлки, Алексеевск, Нурлат, Мамадыш, Тукай, Аксубай, Актаныш, Зәй, Теләче муниципаль районнарыннан 12 егет һәм 10 кыз.

Егетләр 45 кг.га кадәр, 50 кг. га кадәр, 55 кг. га кадәр, 60 кг. га кадәр, 65 кг. га кадәр, 71 кг. га кадәр, 77 кг. га кадәр, 85 кг. га кадәр, 95 кг. га кадәр һәм 95 кг. нан югары авырлыктагы кызлар 44 кг. га кадәр, 48 кг. га кадәр, 52 кг. га кадәр, 57 кг. га кадәр, 63 кг. га кадәр, 70 кг. га кадәр һәм 70 кг. нан артыграк авырлыктагы категорияләрдә ярыш ирекле стильдә узачак.

Ярышларны ачу тантанасы 8 декабрьдә 14: 00 сәгатьтә булачак.

Ярышлар программасы 8 декабрьгә билгеләнгән:

09:00-13:30-беренчел ярышлар

14:00-ярышларны ачу тантанасы

15:00-18:00-ярымфинал, финал очрашулары

18:00-19:00 – Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International