Чаллы спортчылары батутта сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары призерлары булды

2018 елның 7 декабре, җомга

1 декабрьдән 6 декабрьгә кадәр Иваново шәһәрендә Советлар Союзы Герое С. М. Люлин истәлегенә багышланган батутта һәм АКДГА сикерү буенча Бөтенроссия ярышлары узды. 
Чаллының «Олимпийский» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр турнирдан ике алтын, дүрт көмеш һәм бер бронза медаль алып кайттылар. 

Батутта сикерү буенча 1 урынны Сибгатуллина Альбина яулады,
Суга сикерү буенча 2 нче урынны Кагенов Арслан яулады,
Батутта сикерү буенча 2 урынны Галиуллина Амалия алды,
АКДКА сикерү буенча 2 урынны Уколова Майя алды,
АКДКА сикерү буенча 2 нче урынны Световидов Егор яулады,
Батутта сикерү буенча 3 нче урынны Хисмәтова Регина яулады,
Синхрон сикерүдә 1 урынны Галиуллина Амалия, Хисмәтова Регина алды.

Спортчыларның тренерлары Тимеркаева Диана Филикс кызы һәм Быстрова Наталья Юрьевна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International