Казанда 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында теннис буенча Татарстан беренчелеге узачак

2018 елның 14 декабре, җомга

15-21 декабрьдә Казанда 13 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында теннис буенча Татарстан Республикасы Ачык беренчелеге старт ала.

Турнирда катнашу өчен Уфа, Волжск, Тольятти, Самара, Йошкар-Ола, Красноярск, Мәскәү һәм Россиянең башка шәһәрләреннән 80нән артык гариза бирелгән. Теннис буенча Татарстан Республикасы җыелма командасын Кәрим Шәмсетдинов, Самат Закиров һәм Полина Кратюк тәкъдим итәчәк. Спортчылар ялгыз һәм парлы разрядларда җиңү өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International