Татарстанлылар спорт гимнастикасы буенча халыкара турнирда 4 медаль яулады

2018 елның 19 декабре, чәршәмбе

Мәскәүдә Олимпия чемпионы Михаил Воронин Кубогына спорт гимнастикасы буенча XXV Халыкара турнир тәмамланды. Ярышларда Албания, Әрмәнстан, Австралия, Белоруссия, Кытай, Кипр, Франция, Грузия, Германия, Греция, Хорватия, Иран, Италия, Япония һәм башка илләрдән 91 спортчы катнашты.

Татарстан Республикасын турнирда Россия җыелма командасы составына кергән Максим Синичкин, Александр Чичеров һәм Даниэль Маринов тәкъдим итте.

Чыгыш нәтиҗәләре буенча Александр Чичеров перекладин һәм атта күнегүләрдә 2 көмеш медаль, шулай ук брусьяда бронза медаль яулады.

Даниэль Маринов яшүсмерләр арасында атлар ярышларында бронза медаль яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International