Чүпрәле районында «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды

2019 елның 20 феврале, чәршәмбе

Бүген, 20 февральдә, Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында (Иске Чүпрәле авылы, Дементьев урамы, 4 йорт) «Чемпион»физкультура-сәламәтләндерү комплексы ачылды. Объектны тантаналы рәвештә эшләтеп җибәрү чарасында ТР Спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов катнашты.

Комплекс төзелеше 2017 елның апрелендә «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү " федераль максатчан программасы кысаларында башланды. Төзелешне финанслау федераль һәм республика бюджетларыннан гамәлгә ашырылды.

Иске Чүпрәле авылында яңа физкультура-сәламәтләндерү комплексы авылның компактлы торак төзелеше өчен мәйданчыкны комплекслы төзекләндерү программасы буенча төзелгән. Биредә иркен спорт залы өчен (18х30 м) урын табылды, анда баскетбол, волейбол, бадминтон һәм теннис уйнаячак. Икенче катта кече зал (6,5х13 м) урнашкан, анда өстәл теннисы өчен өстәлләр куелган. Комплекс шулай ук өч киенү бүлмәсе белән җиһазландырылган, тренерлар бүлмәсе дә бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International