Казанда Ельцин 2019 Кубогы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2019 елның 3 марты, якшәмбе

Турнирны ябу тантанасында Россиянең беренче Президенты хатыны Наина Иосиф кызы Ельцина катнашты.

23 февральдән 3 мартка кадәр Казан теннис академиясе кортларында Россиядә иң эре ITF World Tennis TOUR JUNIORS теннис турниры – Ельцин кубогы 2019 ярышлары узды. Ярышларда 19 яшькә кадәрге йөздән артык иң көчле теннисчы катнашты.

3 мартта турнирның йомгаклау ярышлары, ә турнирны ябу тантанасы һәм җиңүчеләрне бүләкләү булды. Анда Россиянең беренче Президенты хатыны Наина Ельцина, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы спорт министры Владимир Леонов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Россиянең беренче президенты фонды директоры Б. Н. Ельцина Татьяна Юмашева, Россия Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев һәм башка мактаулы кунаклар.

Ярышларда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Наина Ельцина мөрәҗәгать итте:

«Әлеге спорт бәйрәме ахырына якынлашты. Ельцин кубогы-ул озак юл үткән турнир, Халыкара категориягә ия булып, юниорлар арасында иң мактаулы Россия теннис турниры булып тора. Быел безгә 20 илдән спортчылар килде, бу турнирның кызыклылыгын һәм әһәмиятен тагын бер кат раслый.

Спортчылар биредә бәяләп бетергесез тәҗрибә алдылар һәм үзләрен күрсәтү өчен барысын да эшләделәр, дип ышанам. Җиңүчеләрне һәм финалистларны чын күңелдән тәбрик итәм-җиңел җиңүләр булмый, алар артында спортчы, тренер хезмәте, туганнар һәм якыннарыгызның зур ярдәме тора», - диде Наина Иосифовна. Ул шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенә спортка күрсәткән игътибары, кунакчыллыгы һәм турнирны үткәрүнең югары дәрәҗәсе, шулай ук Ельцин фонды вәкилләренә рәхмәт белдерде.

Спортчыларны һәм РФ Теннис федерациясе президенты Шамил Тарпищев сәламләде:

«Татарстанда теннис кебек спорт төрен актив үстерүенә мин бик шат. Республикада аның җитәкчелеге шөгыльләнмәгән спорт төре юк. Казан, һәм гомумән Татарстан-дөньяда бик күп спорт төрләрен үстерә торган иң көчле республика. Ышанам ки, төбәктә теннис тагын да популяррак булыр, ә мөмкинлекләр тагын да күбрәк булыр», - диде Шамил Әнвәр улы.

Ярышлар тәмамланганнан соң спортчыларны һәм тренерларны Владимир Леонов котлады:

«Кунакчыл Татарстан җирендә, безнең Казан теннис академиясе кортларында Бөтен дөньядан күп санлы спортчылар һәм кунаклар күрү күңелле. Бу турнир спорт күзлегеннән генә түгел, аның ярдәмендә без Борис Ельцин турындагы истәлекне саклыйбыз һәм күп кенә яшь талантлы спортчыларга тормышка юл бирәбез. Россия Теннис федерациясе ярдәме белән Без Татарстанда бу спорт төренә яңа сулыш өрербез дип ышанам!»,- дип билгеләп үтте Владимир Александрович.

Ябылу тантанасы спортчылар Наина Ельцина, Шамил Тарпищев, Владимир Леонов һәм Илсур Метшин кулыннан алган ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр тапшыру белән дәвам итте.

Кызлар һәм егетләр арасында ялгыз разрядта Арина Чараева һәм Эрик Ваншельбойм җиңү яулады. Кызлар арасында парлы разрядта Нина һәм Валерия Олиновские иң яхшылар булды, егетләр арасында Александр Бинда/Сергей Фомин интернациональ дуэты җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International