Казанда традицион карате буенча XI Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак

2019 елның 15 марты, җомга

16-17 мартта Казанда традицион карате буенча XI Россия чемпионаты һәм беренчелеге узачак. Ярышларда илнең төрле почмакларыннан 400гә якын спортчы катнашачак.

Чемпионатта катнашучылар «Ак Барс»көрәш сараенда көч сынашачак. Чараның тантаналы ачылышы 16 мартта 11:00 сәгатьтә булачак. Керү ирекле.

Ярышлар программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International