Светлана Липатова Казанга ирекле көрәш буенча Европа чемпионатында көмеш медаль белән кайтты

2019 елның 15 апреле, дүшәмбе

15 апрельдә Казанның Үзәк тимер юл вокзалында ирекле көрәш буенча 2019 елгы Европа чемпионаты призеры Светлана Липатованың очрашуы булып узды.

Татарстан спортчыларын югары казанышлары белән котларга Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы спорт әзерлеге үзәге вәкилләре, якыннары дуслары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре килде.

Европа чемпионатында көмеш медаль яулаган спортчы турнирдан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты:

«Чынлыкта, мин шундый чыгыш ясавыма шатмын. Беренче урынга аз гына җитмәде. Безнең бурычлар, максатлар югары. Алда Астанада узачак дөнья чемпионаты, анда 2020 елгы Олимпиадага юлламалар уйнатылачак. Хәзер бераз ял итәргә, үзебезгә килергә һәм алга таба әзерләнергә кирәк», - дип сөйләде Светлана Липатова.

Спортчыларның тренеры Сергей Дружков спортчы кыз чыгышы белән канәгать булуын билгеләп үтте:

«Хәзер ул Олимпиада булмаган авырлык категориясендә көрәште, әмма Россия җыелма командасының баш тренеры 57 кг га күчәчәк һәм анда беренче номер булачак, диде. Аны Олимпиадага әзерләячәген әйтте», - дип хәбәр итте ул.

Исегезгә төшерәбез, Светлана Липатова 59 кг. га кадәр авырлык категориясендә ирекле көрәш буенча Европа чемпионатының көмеш медален яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International