Татарстан Республикасы студентлар регби лигасының II чемпионаты старт алды

2019 елның 15 мае, чәршәмбе

Чемпионнар исеме өчен 8 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командалары көрәшәчәк.

15 майда «Тулпар» стадионында Татарстан Республикасы студентлар регби лигасының икенче чемпионаты ачылу тантанасы узды. Ярышлар гадәттәгечә ике турда узачак. Чемпионнар исеме өчен 8 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командалары көрәшәчәк.

Ярышларны ачу тантанасында Россиянең регби федерациясе регионнарында регби үсеше буенча директоры Глеб Бабкин, «Буревестник» физкультура-спорт җәмгыяте башкарма комитеты рәисе Эмир Харисов, шулай ук Татарстан Республикасының регби федерациясе башкарма директоры Павел Калашкин катнашты.

«Мин барысын да студентлар регби лигасы ачылу тантанасында сәламләвемә шатмын. Студентлар ярышларының әйләнеш алуы, ә спортчыларыбызның иң яхшыларның берсе булуы күңелле. Бу көннәрдә Россия студентлар җыелмасының әзерлек җыеннары уза, команда июль аенда Италиянең Неаполь шәһәрендә узачак җәйге Универсиадада катнашырга әзерләнә. Шунысы куанычлы, җыеннарда Казан дәүләт энергетика университетының ике студенты һәм Казан дәүләт аграр университеты студенты катнаша. Егетләр һәм кызлар барысы да килеп җитәр, алар үзләрен күрсәтер һәм безнең илебезне Бөтендөнья студентлар Уеннарында тәкъдим итәр дип ышанабыз», - дип чыгыш ясады тамашачылар һәм ярышларда катнашучылар алдында ТР регби федерациясе башкарма директоры Павел Калашкин.

Ачылу тантанасыннан соң кырга беренче матчта катнашучылар – Казан дәүләт энергетика университетының һәм Казан федераль университетының ир-атлар җыелма командалары чыкты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Студентлар регби лигасы чемпионаты икенче тапкыр уздырыла. Беренче чемпионат узган көздә узды, ул вакытта ир-атлар арасында җиңүне Казан дәүләт энергетика университеты җыелма командасы бәйрәм итте. Хатын-кызлар арасында беренче урынны Идел буе спорт академиясе студентлары алды.

Шулай ук билгеләп үтик, медальләрдән һәм грамоталардан тыш, беренче биш команда спорт инвентаре һәм җиһазлары сатып алуга акчалата сертификатлар алачак. Чемпионатның гомуми приз фонды бер миллион сум тәшкил итә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International