ТР хатын-кызлар җыелма командасы волейбол буенча Россия укучылары Спартакиадасының региональ этабында җиңү яулады

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Турнирда Идел буе федераль округыннан 14 команда катнашты.

Татарстан Республикасы җыелма командасы 2003-2004 елларда туган кызлар арасында волейбол буенча Россия укучылары Спартакиадасы (ИФО этабы) җиңүчесе булды.

Ярышлар 7 майдан 15 майга кадәр Түбән Новгородта узды. Турнирда Идел буе федераль округы төбәкләреннән 14 команда катнашты.

Татарстан Республикасы командасы (тренерлар Мурад Алиев һәм Владимир Яворский) турнирның барлык этапларында бер генә очрашуда да оттырмады, ә финалда Самара өлкәсе командасын 3:0 исәбе белән җиңде.

Россия укучылары Спартакиадасының финал уеннары Раменск шәһәрендә июль ахырында-август башында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International