Татарстанлылар ВТФ тхэквондо буенча Россия беренчелегенең беренче көнендә 5 медаль яулады

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Яр Чаллыда 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында ВТФ тхэквондо буенча Россия беренчелеге уза. Ярышларда Россия Федерациясенең төрле субъектларыннан 400 спортчы катнаша.

Беренчелекнең беренче көнендә татарстанлылар 5 медаль яулады:

Земфира Карягина (авырлык категориясе – 46 кг. га кадәр) һәм Эмиль Алиев (74 кг. га кадәр) бронза медальләргә ия булдылар. Анна Казарновская 53 кг. га кадәр авырлык категориясендә «көмеш» яулады. Алена Миронюк (53 кг. га кадәр) һәм Сергей Кирсанов (58 кг.га кадәр) ярышларда җиңүчеләр булдылар.

Беренчелек 21 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Тхэквондистларның көрәшләрен 9:00дән 20:00гә кадәр күзәтергә була. Керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International