«Динамо-Казан» клубы белән контрактны атказанган спорт мастеры, тугыз тапкыр дөнья чемпионы, күп тапкыр Россия чемпионы Дмитрий Савельев имзалады. Узган сезонда 40 яшьлек ярымсакчы Түбән Новгородның «Старт» командасы өчен чыгыш ясады.
Киләсе атнада титуллы спортчы Татарстан командасы составында күнегүләргә керешәчәк.