Казан рус һәм йөзклеткалы шашкалар буенча Идел буе федераль округы чемпионаты кабул итә

2019 елның 6 августы, сишәмбе

9 августтан 18 августка кадәр Казан ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында рус һәм  йөзклеткалы шашкалар буенча Идел буе федераль округы чемпионаты кабул итәчәк. Ярышлар шахмат, шашка, Рәшит Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбендә (Бутлеров ур., 7) узачак.

Турнирда Түбән Новгород, Самара, Киров өлкәләреннән, Пермь краеннан, Башкортстаннан, Удмуртиядән, Чуашстаннан һәм Татарстаннан әйдәп баручы шашкалар катнашачак.

Катнашучылар арасында Россия, Европа һәм хатын-кызлар арасында дөнья чемпионы Наталья Федорова, ике тапкыр дөнья Кубогы җиңүчесе, Дөнья вице-чемпионы һәм Европа чемпионы Дмитрий Цинман, Россия чемпионы, дөнья Кубогы этаплары җиңүчесе Денис Шогин, яшьләр арасында Европа һәм дөнья беренчелекләре җиңүчесе Шамил Гаязов һәм башкалар бар.

9 августта 9:30-ярышларны ачу тантанасы;

13 август көнне 15:00 - рус шашкасы буенча ярышларны ябу;

18 август көнне 15:00 сәгатьтә- йөзклеткалы шашка буенча ярышларны ябу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International