Буада яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Мини-футбол кыры Лашчы тимер юл разъезды бистәсендә барлыкка килде.

13 август көнне Күл Черкене авыл җирлегенең Лашчы тимер юл разъезды бистәсендә яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тантаналы ачылышта Буа муниципаль районы башлыгы Марат Җәббаров, шулай ук ТР Дәүләт Советы депутатлары Шакир Яһүдин һәм Ринат Гайзатуллин катнашты.

Шул ук көнне яңа объектта футбол буенча беренче ярышлар – гомуми белем бирү мәктәпләре командалары арасында турнир узды.

Яңа спорт объекты ясалма өслекле мини-футбол уйнау мәйданчыгыннан гыйбарәт һәм спорт зоналары коймасына, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен ясалма яктырту җиһазларына ия. 

Спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан гамәлгә ашырыла. 

Барлыгы 2013 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 887 спорт мәйданчыгы төзелгән. 2019 елда программа ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгын һәм 8 чаңгы базасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International