Кукмара районында яңа спорт мәйданчыгы ачылды

2019 елның 13 августы, сишәмбе

Яңа объект Түбән Үрәс авылында барлыкка килде.

13 август көнне Кукмара муниципаль районының Түбән Үрәс авылында яңа универсаль спорт мәйданчыгын ачу тантанасы булды. Тантаналы ачылышта Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Алмаз Галәветдинов, Түбән Үрәс авыл җирлеге башлыгы Ринат Шәмиев катнашты.

Шул ук көнне яңа объектта баскетбол буенча беренче ярышлар да узды.

Яңа спорт объекты-баскетбол һәм волейбол өчен мәйданчык, шулай ук ясалма өслекле тренажерлар булган мәйданчык, спорт зоналары коймасы, шулай ук тәүлекнең караңгы вакытында физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен ясалма яктырту җайланмалары. 

Спорт объекты Татарстан Республикасы шәһәрләрендә һәм торак пунктларында универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында төзелгән һәм файдалануга тапшырылган. Әлеге масштаблы проект Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән 2013 елдан гамәлгә ашырыла. 

Барлыгы 2013 елдан 2018 елга кадәр Татарстан Республикасының барлык 45 муниципаль берәмлегендә 887 спорт мәйданчыгы төзелгән. 2019 елда программа ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында гамәлгә ашырыла, ел дәвамында 105 универсаль спорт мәйданчыгын һәм 8 чаңгы базасын файдалануга тапшыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International