18 августта Кама Аланында «Олимпия» спорт комплексы янындагы автодромда «Стриж», «Пилот» һәм «125-Стандарт»классларында ТАИФ-НК Кубогына картинг буенча республика ярышлары узачак.
Ярышлар ел саен уздырыла торган күркәм традициягә әверелде. Бу юлы аларны моношәһәрнең 37 еллыгына багышладылар.
Исегезгә төшерәбез, узган ел махсус әзерләнгән трассаны республиканың 15 шәһәреннән 67 яшь узышчы җыйды.