Казанда Tennis Europe сериясе теннис буенча халыкара турнирга йомгак ясадылар

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

12-16 августта Казанда Теннис академиясе базасында 2019 елда Tennis Europe сериясенең «KAZAN CUP» халыкара турниры узды.

Ярышларда 17 яшькә кадәрге егетләр һәм кызлар катнашты. Россия спортчыларыннан тыш, Җиңү өчен Франция, Украина, Үзбәкстан һәм Европаның башка илләре вәкилләре дә көч сынашты.

Татарстан Республикасыннан турнирда Дмитрий Долженков, Арсений Хохлов, Давид Миңневәлиев, Роберт Галиуллин, Виолетта Бородина, Ясминә Нигъмәтҗанова, Вера Серина, Милена Майорова, Анастасия Лим һәм Амелия Тарасова катнаштылар.

Виолетта Бородина Алиса Надейкина белән дуэтта парлы разрядта турнирның җиңүчесе булды. Егетләр арасында Татарстан пары Минневалиев/Долженков көмеш медаль яулады.

Ялгыз разрядта Давид Миңневалиев финалда Ярослав Деминга оттырды-7:6, 6:4. һәм янә ярышларның көмеш призеры булды. Хәлиткеч матчта Бородина кызлар арасында өч сетта Елизавета Морозовага оттырды– 6:3, 2:6, 2:6 – шулай итеп, турнирның вице-чемпионы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International