Айрат Әхмәров Нәҗметдинов исемендәге мәктәп коллективы белән очрашты

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

Очрашу кысаларында ведомство бүләкләре тапшырылды.

19 августта шахмат, шашка, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге олимпия резервы республика спорт мәктәбендә тренерлар советы узды, анда ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров һәм мәктәп директоры Рөстәм Гарифуллин катнашты.

Тренерлар советы кысаларында мәктәп хезмәткәрләренә ведомство бүләкләре тапшырылды, аларны Айрат Раиф улы һәм Рөстәм Марат улы тапшырды.

Уңышлы һәм намуслы хезмәтләре өчен Архипова Наталья Исмәгыйль кызы, Михайлова Елена Равил кызы, Давыдов Алексей Николаевич, Ибраһимова Ирина Александровна, Феденок Александр Евгеньевич Татарстан Республикасы спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

«Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы» күкрәк билгесе белән Матвеева Софья Евгеньевна, Сафиуллина Зөлфия Габделхак кызы бүләкләнде.

Цинман Дмитрий Львович «Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт үсешендәге казанышлары өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде.

«Шахмат, шашка, Р.Г. Нәҗметдинов исемендәге РСШОР» ның Рәхмәт хаты белән Садыйков Марс Хәниф улы бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International