Казанда республикада беренче чаңгы-биатлон комплексы барлыкка киләчәк

2019 елның 27 августы, сишәмбе

26 августта Казан Кремлендә республикада чаңгы-биатлон комплексын төзү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

26 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чаңгы-биатлон комплексын төзү проекты буенча киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Куркынычсызлык Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов, ТР Спорт министры Владимир Леонов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсен үтәү йөзеннән, профильле министрлыклар, спорт төрләре буенча федерацияләр, чаңгы узышлары һәм биатлон белгечләре белән берлектә, чаңгы-биатлон комплексын төзү концепциясе эшләнде, анда аның функционалы һәм тулылыгы билгеләнгән. Әлеге концепция Рөстәм Нургалиевичка киңәшмә барышында тәкъдим ителде.

Казанның Мирный бистәсендә «Динамо» спорт үзәге янында чаңгы-биатлон комплексын төзү планлаштырыла. Хәзерге вакытта Татарстанда ату коралы белән ярышлар уздыру өчен биатлон комплекслары юк.

Әлеге проект үз эченә чаңгы һәм биатлон трассаларын, трибуналарны, ату урыннарын, чаңгы прокаты һәм спортчылар өчен вакс-кабиналарны ала. Шулай ук кунакханәне реконструкцияләү һәм «Динамо»базасында булган парковкаларны киңәйтү күздә тотыла. Төзелешне берничә этапта тормышка ашыру күздә тотыла.

Яңа спорт комплексы территориясендә укыту-тренировка җыеннары һәм төрле дәрәҗәдәге ярышлар уздыру өчен барлык шартлар да тудырылыр дип көтелә. Моннан тыш, комплекс базасында төрле спорт төрләре буенча TIMERMAN сериясе эгидасы астында ярышлар, шулай ук җәйге чорда чаңгычылар буенча ярышлар уздыру планлаштырыла.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республикада чаңгы спорты шактый уңышлы үсә. Инфраструктура үсә, чаңгы базалары төзелә. Ул чаңгы-биатлон комплексына татарстанлылар арасында ихтыяҗ булачак, дип ышаныч белдерде һәм профильле ведомстволарга яңа спорт объекты проектын эшләргә кушты.

Хәзерге вакытта комплексны проектлаштыру буенча эшләр оештырыла, шуннан соң финанслау суммалары һәм төзелеш этапларын тормышка ашыру сроклары билгеләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International