Татьяна Покровская хәйрия мастер-классында 400 бала катнашачак

2019 елның 9 сентябре, дүшәмбе

12 сентябрьдә Казанның Су спорт төрләре сараенда Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узачак.

Чара алдыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында махсус матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән аралашуда Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасы депутаты, Татарстан Республикасы Синхрон йөзү федерациясенең Попечительләр советы рәисе, Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды Идарәсе рәисе Владимир Вавилов һәм Татарстан Республикасы Синхрон йөзү федерациясе президенты Александра Бабичева катнашты.

Сәламләү сүзе белән Ольга Павлова чыгыш ясады:

"Татьяна Николаевна мастер-класс үткәрәчәк, анда 400 бала катнашачак. Барысы да футболкалар, истәлекле бүләкләр, автографлар алачак, ә балаларның күңел кушуы буенча кертә ала торган кечкенә символик взнослар Анжела Вавилова исемендәге хоспис өчен тапшырылачак.

"Балалар-балаларга»дигән мастер-класс җибәрдем. Чараны ачу тантанасында балалар гына чыгыш ясаячак. Алар тормышның телевизор экранында яраткан әти-әниләр, әкият яки Бэтмен гына түгел, ә бәлки тагын да авыррак булуын аңларга тиеш. Нәкъ менә алар, чын кечкенә геройлар, яшьтәшләренә безнең гасырның шушы афәте – онкология белән көрәшергә ярдәм итә алалар».

Хәлил Шәйхетдинов, үз чиратында, булачак мастер-класс – ул бик яхшы инициатива, аның белән үрнәк алырга кирәк, дип билгеләп үтте:

«Татарстанда, нигездә, осталар командалары, спорт клублары мондый хәйрия акцияләре уздыра. Бу юнәлештә синхрон йөзү федерациясенең шәхси эше, ул, әлбәттә, үрнәк булырлык. Без бу матур традицияне үстерәчәкбез. Мин ышанам, барлык командалар, барлык спорт төрләре дә теге яки бу дәрәҗәдә бу юнәлештә ярдәм итә ала».

Матбугат конференциясе кысаларында шулай ук «Татарстан Республикасының синхрон йөзү спорт федерациясе» региональ иҗтимагый оешмасы белән Анжела Вавилова исемендәге лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү региональ иҗтимагый хәйрия фонды арасында партнерлык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Килешүгә Ольга Павлова һәм Владимир Вавилов кул куйды.

"Минем уйлавымча, хоспис белән эшләү формалары җитәрлек. Бездә бик күп ярышлар, искиткеч тамашалар. Хосписларда яшәүчеләр исән, аларга да уңай эмоцияләр кирәк, шуңа күрә без аларны зур спорт чараларына чакырачакбыз, спортчыларны алып киләчәкбез», - дип шәрехләде кул куюны Ольга Павлова.

Шулай ук ул ни өчен нәкъ менә спортчылар хосписларда булган кешеләргә ярдәм итә ала, дип аңлатты:

"Спортчылар энергетик яктан көчле, алар акча белән генә түгел, гади генә сөйләшү белән дә ярдәм итә алалар. Без тормышны озайтырга ярдәм итәчәк әйберләрне уйлыйбыз».

Мастер-класс турында

Чарада республика һәм муниципаль спорт мәктәпләрендә, синхрон йөзү академияләрендә һәм үзәкләрендә шөгыльләнүче Татарстанның яшь синхрончылары, шулай ук Ижевск кунаклары катнашачак. Тамашачылар сыйфатында Су спорт төрләре сарае каршындагы спорт-сәламәтләндерү төркемнәренең яшь укучылары чакырылган.

Мондый чараларны Казанда инде берничә ел уздыру традициясе бар, ә 2018 елда «Олимпиец» спорт комплексында мастер-классны биш тапкыр олимпия чемпионы Светлана Ромашина үткәрде. 2019 елда мастер-класс кысаларында җыелган акчалар Анжела Вавилова исемендәге хосписның икенче бинасын төзүгә тотылачак.

Мастер-класс Россия синхрон йөзү федерациясе, Татарстан Республикасының спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының синхрон йөзү федерациясе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан»проекты ярдәмендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International