Казанда Ф. Г. Вәлиев кубогына бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары старт алды

11 сентябрь 2019 ел., чәршәмбе

11 сентябрьдә Казанда Ф. Г. Вәлиев кубогына бадминтон буенча Бөтенроссия ярышлары старт алды.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь крае, Мәскәү, Орел, Воронеж, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск, Ленинград өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Удмуртия һәм Чуваш Республикаларыннан 300 дән артык катнашучы яшүсмерләр ярышларында җиңү өчен көрәшәчәк. Уеннар дүрт яшь төркемендә (13, 15, 17 һәм 19 яшькә кадәр) ялгыз, парлы һәм катнаш парлы разрядларда узачак.

Татарстан Республикасыннан ярышларда Казан, Алексеевск, Саба, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Чистай, Түбән Кама, Лаеш, Тәтеш, Әлмәт, Кукмара һәм Тәтеш районнары спортчылары катнаша.

Яшүсмерләр арасында ярышлар 13 сентябрьгә кадәр барачак. Шул ук көнне стартка олы яшьтәгеләр дә чыгачак. Өлкәннәр арасында Турнир 15 сентябрьгә кадәр узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования