Синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Казанда мастер-класс үткәрде

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

12 сентябрьдә Су спорт төрләре сараенда Россия Хезмәт Герое, Россиянең атказанган тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелма командасының баш тренеры Татьяна Покровскаяның хәйрия мастер-классы узды.

Чарада Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Хәсәнов һәм Алексей Созинов, Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды идарәсе рәисе Марина Вавилова һәм башкалар катнашты.

Мастер-класс кысаларында Анжела Вавилова исемендәге Фонд тарафыннан хосписның икенче бинасын төзүгә акча җыю оештырылды. Акция Россиянең синхрон йөзү федерациясе, Татарстан Республикасының спорт министрлыгы, ТР синхрон йөзү федерациясе, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе, Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды һәм «Игелекле Казан»проекты ярдәмендә узды.

Татьяна Покровскаяның мастер-классында республика һәм муниципаль спорт мәктәпләрендә, синхрон йөзү академияләрендә һәм үзәкләрендә шөгыльләнүче яшь татарстанлылар, шулай ук Ижевск кунаклары катнашты. Тамашачылар сыйфатында Су спорт төрләре сарае каршындагы спорт-сәламәтләндерү төркемнәренең яшь укучылары чакырылган иде.

Мастер-класста катнашучыларга һәм аларның әти-әниләренә сәламләү сүзе белән Рафис Борһанов чыгыш ясады:

«Бүген без бик яхшы һәм изге чарада катнашабыз. Мастер-класстан соң күпләрегез спортның әлеге матур төре белән шөгыльләнергә теләр дип уйлыйм. Татьяна Николаевна тренировкаларда тәүлек буе гына уздырмый, аның олы йөрәгендә авыр тормыш хәлендә калган кешеләр белән шөгыльләнү өчен вакыт кала. Татарстан Хөкүмәте исеменнән аңа һәм хәйриячелек белән шөгыльләнүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә. Сезнең үрнәк-күп кешеләр өчен үрнәк».

Татьяна Покровская үз чиратында чараны оештыручыларга чакыру өчен рәхмәт белдерде:

«Бу мастер-класс Татарстан Республикасының балаларга ярдәм итү буенча үткәрелә торган акция булмаса, гадәти булыр иде. Без укырга гына түгел, көн саен яхшылык эшләргә кирәклеген истә тотачакбыз.

Бәлки, сезнең арада кемдер Олимпиада пьедесталының югары баскычына күтәрелер. Барысы да сезнең кулда булырга мөмкин. Әлбәттә, бер кыска гына дәрес эчендә барысына да өйрәтү мөмкин түгел, әмма без ешрак күрергә әзер. Сезнең балаларыгыз, тренерларыгыз белән эшләү өчен без дә чакырыгыз».

Ольга Павлова билгеләп үткәнчә, бүген Россия җәмгыятендә рухиятне үстерү соравы бар:

«Кешеләр, зур булмаган байлык хәйрия акцияләрендә катнаша һәм үзләренең кечкенә акчаларын пенсиядән, аз хезмәт хакын бирә кебек. Рухиятне, меценатлыкны, хәйриячелекне үстерү илебезне торгызуның нигезе булып торуына тирән ышанам».

Мастер-класс нәтиҗәләре буенча хосписның икенче бинасын төзүгә 119 839 сум акча җыелды.

Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны һәм танылган синхрончыларның күрсәтмә чыгышларын Казанда инде берничә ел үткәрү традицияләре бар. 2018 елда мастер-классны ике тапкыр олимпия чемпионы Алла Шишкина уздырды.

2019 елда махсус матбугат конференциясе кысаларында мастер-класс алдыннан Татьяна Покровская Татарстан Республикасы Синхрон йөзү федерациясе белән Анжела Вавилова исемендәге Хәйрия фонды арасында партнерлык һәм хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International