Вәлиев кубогына бадминтон буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр билгеләнде

2019 елның 16 сентябре, дүшәмбе

11-15 сентябрьдә Казанда Яшүсмерләр һәм өлкәннәр арасында бадминтон буенча «Ф.Г. Вәлиев кубогы» Бөтенроссия ярышлары узды. Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь крае, Мәскәү, Орел, Воронеж, Түбән Новгород, Саратов, Ульяновск, Ленинград өлкәләреннән, Краснодар краеннан, Удмуртия һәм Чуашстан Республикаларыннан килгән 300 дән артык катнашучы яшүсмерләр ярышларында җиңү өчен көч сынашты. Уеннар дүрт яшь төркемендә (13, 15, 17, 19 яшькә кадәр) ялгыз, парлы һәм катнаш парлы разрядларда узды.

Татарстан вәкилләре ярышларда 13 алтын, 14 көмеш һәм 20 бронза медаль яуладылар. Республика өчен бүләкләрне Казан, Алексеевск, Саба, Мөслим, Түбән Кама, Аксубай, Кайбыч, Тәтеш һәм Чистай районнары вәкилләре китерде.

Өлкәннәр арасында ярышларда Татарстан Республикасы спортчылары 2 алтын, 5 көмеш һәм 6 бронза медаль яулады.

Катнаш парлы разрядта Александр Василькин һәм Анастасия Редькина җиңүчеләр булдылар. Турнирның көмеш медальләрен ир – атлар арасында ялгыз разрядта Александр Василькин, Павел Монич һәм Регина Галиәхмәтова – катнаш парлы разрядта, Ольга Иващенко һәм Анастасия Редькина – хатын-кызлар арасында парлы разрядта яуладылар. Хатын – кызлар арасында ялгыз разрядта Анастасия Редькина һәм Кристина Липовская – бронза, Тимур Вәлиуллин һәм Таймаз Гәрәев – ир-атлар арасында парлы разрядта, Әмир Хәмидуллин һәм Мария Малыгина катнаш парлы разрядта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International