6 октябрьдә Татарстан башкаласында Милләтләр кроссы һәм Казан ярыммарафоны узачак

2019 елның 2 октябре, чәршәмбе

6-нчы октябрьдә Казанда зур йөгерү фестивале узачак, ул Казан ярыммарафоны һәм Милләт кроссы катнашучыларын берләштерәчәк. Төрле дистанцияләрдә профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә катнашачак. Ветераннар, студентлар, мәктәп укучылары, волонтерлар һәм балалар өчен тематик йөгерешләр аерым үткәреләчәк. Ярышларга кушылырга теләүчеләрне медицина тикшерүен узарга һәм дистанцияләргә әзерлексез чыкмаска өндиләр. 

Марафонда катнашучының старт пакетын 5-нче октябрьгә кадәр алырга мөмкин

Ил буенча һәм республика районнарында Милләтләр кроссы 21-нче сентябрьдә узды, дип билгеләп үтте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Спорт министры урынбасары Айрат Әхмәров. Казанда аны ярыммарафон белән берләштерергә карар иттеләр - оештыручылар фикеренчә, бу шәһәрдә иң массакүләм йөгерү фестивальләренең берсен уздырырга гына түгел, дистанцияләр узган вакытта юлларның азрак ябылуына да китерәчәк.

«Узган ел Казан ярыммарафонында без төрле йөгерү форматларын сынадык, - дип билгеләде Timerman спорт чаралары сериясе директоры Вадим Янгиров. - Тулаем алганда, шәһәрлеләрдән яхшы бәяләмәләр алдык, шуңа күрә быел бу практиканы кабатларга һәм цифрлы йөгерү уздырырга булдык, волонтерлар йөгереше, Россиядә Театр елы хөрмәтенә театр йөгереше һәм башкалар».

8.00 сәгатьтә Казан ярыммарафонының ике дистанциясе старт ала - ике меңгә якын йөгерүче 10 км дистанциягә чыгачак, тагын 1,5 мең йөгерүче - 21 км дистанциягә. Беренче старт яхшы әзерлекле катнашучылар һәм профессиональ җиңел атлетлар өчен иң массакүләм йөгереш булачак, ярыммарафон дистанциясен үтү лимиты алар өчен 3 сәгать тәшкил итәчәк.

Беренче старт тәмамланганнан соң, Милләтләр кроссы ярышлары башлана. Волонтерлар өчен беренче йөгереш 11.10 сәгатьтә башлана, ә аннан соң Timerkid узышы, шулай ук иң кечкенә спортчылар катнашачак "ползункаларда йөгерү" узачак. Моннан тыш, Милләтләр кроссына укучылар да кушылачак, алар өчен ГТО нормалары буенча 2 һәм 3 чакрымга ике йөгереш әзерләнгән.

14.55 сәгатьтә түбәтәй киеп йөгерү башлана, анда катнашучыларга 3 км юлны узарга туры киләчәк. «Бу чараны без инде өченче ел рәттән уздырабыз, - дип искәртте В.Янгиров. - Узган ел йөгерештә меңләгән спортчы катнашты, һәм без түбәтәй киеп йөгерүчеләр саны буенча Россия рекордын куйдык. Быелгы чарага инде хәзер үк 1,5 меңнән артык гариза килде, шуңа күрә узган елгы рекордны узып китәрбез дип уйлыйм».

Зур җиңел атлетика бәйрәменең соңгы чарасы - цифрлы йөгерү - 15.30 сәгатьтә башланачак.

Милләт кроссында катнашучының старт пакетын 5-нче октябрьгә кадәр «Триумф» спорт комплексында алырга мөмкин, дип сөйләде Физик тәрбия һәм спорт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Линар Гарипов. Ә Казан ярыммарафонында катнашучыларны теркәү өчен 4-нче һәм 5-нче октябрьдә «Казан Арена» стадионында күргәзмә узачак - медиаүзәкнең вакытлы корылмасында старт пакетлары тапшырылачак.

Казанда кросс һәм ярыммарафон вакытында берничә урам буенча транспорт хәрәкәте чикләнәчәк, дип искәртте В.Янгиров. «Соңгы катнашучы йөгереп үтүгә үк, юллардагы хәрәкәт ачылачак», - дип өстәде ул. 

«Марафон һәм ярыммарафонны узар өчен ким дигәндә ярты ел әзерлек сорала»

Казан ярыммарафоны һәм Милләт кроссы катнашучыларына кушылырга теләүчеләргә башта үз сәламәтлекләрен тикшерергә киңәш ителә. 10 чакрымнан башлана торган дистанциядә яхшы әзерлекле спортчылар гына катнаша ала, дип ассызыклый табиблар.

«Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, Америка футболы, бокс һәм кикбоксинг белән беррәттән, йөгерү куркыныч спорт төрләренең берсе булып тора. Бу ярышларда үлем белән тәмамлана торган очракларның күбесе теркәлә, - дип хәбәр итте Реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасы ассистенты, Олимпия резервы училищесы баш табибы Гөлнара Янышева. - Моңа зур физик йөкләнеш кенә түгел, эмоциональ хәл - спортчыларны үз эченә алган эйфория дә йогынты ясый. Йөгерешләрдә катнашучыларның барысына да күнегүләр ясарга һәм табибта минималь булса да тикшерү узарга кирәк. Табиб спорт медицинасы буенча белгеч булса, тагы да яхшырак».

Теләсә нинди йөгерү ярышларына әзерлек бер айдан да ким булмаска тиеш. Канда сыеклык җитмәү сәбәпле, йөгерешчеләр еш кына үзләрен начар хис итә һәм аңнарын югалта, дип билгеләде Г.Янышева. «Әгәр ярышлар алдыннан кешедә сыеклыкны югалту зур булса, алкоголь кабул иткән яки күптән түгел ОРВИ белән авырган булса, йөгерештә катнашудан баш тартырга кирәк», - дип ассызыклады ул.

Стартка чыгар алдыннан табиблар барлык спортчыларга да кан басымын үлчәргә киңәш итәләр.

«Старт номерын бирер алдыннан без катнашучыдан билгеле бер дистанциягә ярышларда катнашырга яраганлыгы турында белешмә соратабыз, - дип сөйләде В.Янгиров. - Еш кына катнашучыларның үз сәламәтлекләренә җаваплы карамаулары белән дә очрашырга туры килә. Шуны аңларга кирәк, 10 чакрым да - организмга бик җитди йөкләнеш. Үз халәтеңне адекват бәяләргә, эйфориягә бирелмәскә кирәк. Әлбәттә, марафонда катнашу яхшы һәм мавыктыргыч, әмма марафон һәм ярыммарафон - ул ике сәгать йөгерү генә түгел, ким дигәндә ярты еллык әзерлек».

Җиңел атлетика федерациясенең халыкара ассоциациясе массакүләм йөгерешләрдә катнашучыларны медицина ярдәме белән тәэмин итүне, шул исәптән ашыгыч ярдәм машиналарының кайсы дистанцияләрдә торырга тиешлеген төгәл регламентлый. Әлеге кагыйдәләр нигезендә Казанда 6-нчы октябрьдә реанимация белән 8 ашыгыч ярдәм машинасын җәлеп итү планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, узган ел бөтен республика буенча узышлар стартына 200 меңнән артык кеше чыкты, дип искә төшерә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. Казанда узган елгы массакүләм йөгерешләрдә 20 меңнән артык кеше катнашты. Иң яшь катнашучы 8 яшьлек Тимерлан Фатыйхов булса, иң өлкәне 90 яшьлек Әхмәт Сираҗиев иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International