16 октябрьдә Алексеевск районы спорт мәктәбенең мини-футбол буенча беренчелеге булды.Турнирда Биләрдән җыелма командалар, М. Көрнәле командасы, «Вымпел» чаңгычылары командасы һәм «Темп» командасы катнашты.
Киеренке һәм мавыктыргыч уенда урыннар түбәндәгечә урнашты::
1 урын - «Темп» командасы
2 урын - «Вымпел» командасы (чаңгычылар)
3 урын – М. Курнәле командасы
4 урын – Биләр авылы командасы
Беренчелектә җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде, ә иң яхшы уенчыларга Буа шәһәрендә Татарстан Республикасы Беренчелегендә катнашу мөмкинлеге бирелде.