Ярышлар «Баско» боз аренасында узачак.
2019 елның 20 октябрендә Казанда «Баско» боз аренасы базасында (Степан Халтурин ур., 3 йорт) керлинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм Беренчелеге узачак. Ярышларда 4 ир-ат һәм 6 хатын-кыз командасы катнашачак, катнашучыларның гомуми саны 40тан артык кеше тәшкил итәчәк.
08:00 сәгатьтә беренчел уеннар, шулай ук ярышларның 1, 2 һәм 3 турлары башлана. Турнирны ачу тантанасы 11:30 сәгатьтә узачак. 4, 5 һәм 6 турлар 12:00 сәгатьтә башлана, алардан соң-ярымфиналлар һәм финаллар.
Ярышларның җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү финал тәмамланганнан соң булачак.