Татарстан йөзүчеләре Идел буе федераль округы чемпионатында уңышлы чыгыш ясадылар

2019 елның 18 октябре, җомга

Ярышлар 8-11 октябрьдә Саранскида узды.

8-11 октябрьдә Саранск шәһәрендә Су спорт төрләре сараенда кыска суда йөзү буенча Идел буе федераль округы чемпионаты һәм Беренчелеге ярышлары узды.

 Дүрт көн дәвамында Идел буе федераль округының 14 субъектыннан килгән 736 спортчы төрле стильләрдә, дистанцияләрдә һәм яшь төркемнәрендә берничә дистә медаль комплекты уйнатылды. Ярыш нәтиҗәләре буенча Россия чемпионатында һәм беренчелегендә катнашу өчен җыелма командалар тупланды.

Ярышларда Татарстан Республикасы спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Җиңүчеләр булдылар:

Эрнест Максумов (ир-атлар, 400 м га ирекле стиль, 3.52,72).

Владислав Тазов (ир-атлар, 50 м аркада, 24,64 һәм 200 м аркада йѳзү, 1.58,81).

Ирина Приходько (хатын-кызлар, 400 м га ирекле стиль, 4.12,66).

Олеся Корчагина (хатын-кызлар, 50 м га ирекле стиль, 25,37).

Александр Обшаров (17-18 яшь, 50 м ирекле стиль, 22,49; 100 м ирекле стиль, 49,97; 200 м ирекле стиль, 1.50,76; 50 м баттерфляй, 24,00).

Ранэль Йосыпов (15-16 яшьлек егетләр, 1500 м га ирекле стиль, 15.57,68).

Гиорги Квернадзе (15-16 яшьлек егетләр, 100 м ирекле стиль, 50,03; 200 м ирекле стиль, 1.51,96; 50 м ирекле стиль, 23,04; 100 м комплекслы йөзү, 55,72).

Татьяна Чугурова (13-14 яшьлек кызлар, 100 м комплекслы йөзү, 1.04, 41; 100 м ирекле стиль, 57,33).

Әмир Халитов (15-16 яшьлек егетләр, 200 м га брасс, 2.18,17).

Реналь Нәҗипов (15-16 яшьлек егетләр, 100 м баттерфляй, 56,14).

Иван Зилаев (15-16 яшьлек егетләр, 100 м га брасс белән йѳзү, 1.03, 29; 50 м га брасс белән йѳзү, 29,05).

Тагын ике җиңү безнең спортчылар эстафетада җиңү яулады:

Хатын – кызлар, 4х50 м ирекле стиль, 1.42,80 (Чугурова Татьяна, Головина Дарья, Злобина Ирина, Корчагина Олеся).

Ир – атлар, 4х50 м комплекслы йөзү, 1.39,05 - (Тазов Владислав, Вәлиәхмәтов Эдуард, Обшаров Александр, Мерзляков Алексей).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International