Әлмәттә бадминтон буенча бөтенроссия ярышлары старт алды

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

6-10 ноябрьдә «Теннис Сити» спорт комплексында бадминтон буенча «Әлмәт Опен»Бөтенроссия ярышлары уза.

Аларда илебезнең 41 шәһәреннән 400 дән артык спортчы катнаша. Турнир Архангельсктан Уралга кадәр бадминтончыларны җыйды, алар 250 мең сум күләмендә приз фонды уйнатачак. Ярышлар юниорлар өчен Россия беренчелеге этабы һәм өлкән спортчылар өчен Россия Кубогы этабы булып тора, ә ирешелгән нәтиҗәләр аларның рейтингына тәэсир итә.

Тантаналы ачылышта ӘМР башкарма комитеты исеменнән барлык катнашучыларны Айрат Мөхәммәтҗанов сәламләде, ул узган ел белән чагыштырганда спортчылар санының җитди артуын һәм вәкилләрнең киң географиясен билгеләп үтте.

Район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен Татарстан Республикасы бадминтон федерациясе Вице-президенты Павел Фомин да җиткерде. Ул яшь спортчылар, аерым алганда, ярышларда катнашучы Әлмәт бадминтончылары үсеше өчен мондый турнирларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Турнирның зурлар өлешендәге финал уеннары якшәмбе көнне узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International