Татарстан спортчылары-су асты спорты буенча Бөтенроссия ярышларында җиңүчеләр

2019 елның 13 ноябре, чәршәмбе

8-11 ноябрьдә Саранскида (Мордовия Республикасы) егетләр һәм кызлар арасында су асты спорты буенча бөтенроссия ярышлары узды. 

Татарстан Республикасы данын Казан, Яшел Үзән һәм Яр Чаллы спортчылары яклады. 
 
Безнең спортчыларыбыз 8 шәхси медаль яулады, шулай ук ике ярыш көне нәтиҗәләре буенча эстафета йѳзүендә 2 тапкыр көмеш медальгә лаек булдылар. Командадан иң яхшысы-халыкара класслы спорт мастеры, Россия яшүсмерләр җыелма командасы әгъзасы Әмир Хөсәенов булды, ул классик ластларда 200 һәм 400 дистанцияләрдә җиңү яулады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International