5-8 декабрьдә Казанда «Үзәк» стадионының футбол-җиңел атлетика манежы базасында җиңел атлетика буенча Татарстан Республикасының кышкы шәхси беренчелеге ярышлары узачак.
Ярышларда 2003-2004 елгы егетләр һәм кызлар, 2005-2006 елгы кызлар катнашыр дип көтелә.
Ярышларны ачу тантанасы 6 декабрьдә 13:00 сәгатьтә була. Ярышлар-6 декабрьдә 12: 30дан 19: 30га кадәр, 8 декабрьдә-9:00дән 13:00гә кадәр.